Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Җәйге эш көннәрендә

“Башак” авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары “яшел урак”ны районда беренчеләрдән булып башлады. Бу көннәрдә алар сенаж салуда тырышып эшли.

Ешаеп киткән яңгырлар, халык сынамышларына караганда, бер дә артык түгел, алар игеннәрне күтәрә.

Мин Колосовкага киләсе көн алдыннан да яшенле яңгыр үтте, җир дымга туенганга, техника ишегалдында калды. Шулай булса да, машина паркында тынычлык хөкем сөрми: буш арадан файдаланып, комбайннарны тагын бер кат җентекләп тикшерергә керешкәннәр. Терлек азыгы хәзерли башлаганнан бирле, махсус техника карусыз булган, шуңа күрә комиссия тикшерүе барышында, техник әзерлек буенча “Башак” җәмгыяте җыйган баллар “Яшь көч” агрофирмасыныкы белән тигезләште, шул рәвешле ул алдагы урыннарның берсен яулады.

Биредә, машина паркында, мин авыл хуҗалыгы кооперативының җитәкчесе Павел Талапинны очраттым. Ул, үзенең эшче киемендә, башкалардан берни белән дә аерылып тормый диярлек, олы яшьтә булуын исәпләмәсәң, аңа лаеклы ялда булырга да вакыт, “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының лаеклы хезмәткәре” исеме бар, шушы өлкәдәге хезмәт еллары да биһисап, әмма авылдашлары һәм җир аңа мохтаҗ булганда, өйдә утыра торганнардан түгел.

– Павел Сергеевич, яңгырларга кадәр сенажны ярыйсы гына әзерләгәнсез күренә, сездә былтыргылары да җитәрлек әле, печәнен дә кушсаң, – дип мөрәҗәгать иттем аңа.

– Булганы кесәне тишми, ди халык, шуңа күрә артып китмәс – ни буласын кем белә? Бу арада, мәсәлән, малларга үткән елгы сенаж ашатабыз, кышкы дәрәҗәдә – бер сыерга көненә 30 килограмм исәбеннән. Өстәвенә, көтүдә йөртәбез, 7шәр килограмм бөртекле фураж бирәбез. Иске сенаж июль ахырына кадәр җитәрлек. Яңасына килгәндә, 1 июльгә базларга  люцернадан 1200 тонна салып куелган, план буенча 3000 тонна тиеш. Алдагы еллардагы кебек үк, шартлы рәвештә, бер баш терлеккә 45 центнер терлек берәмлегеннән дә ким булмаган күләмдә әзерләп куярга ниятлибез.

Терлекләрне кышлатуга хәзерлек барышында күп көч куючыларны атап бирүен соравыма, җитәкче, һәммәсенә мактау сүзләрен кызганмыйча, уннарча фамилияне тезеп китте. Александр Токарев, аның алтын кулларын тыңлый торган “акыллы” комбайны Дон-680 үләннәрне чаба да, ваклый да. Юрий Балобанов, Полесье” белән, Андрей Умников шикелле, бер дә ялсыз эшли, алар ваклаганны бер минут та тик тормаган К-700”ында Сергей Зимоглядов, Т-150” тракторында һәм башка махсус техникада Андрей Юганов терлек азыгы ишегалдына ташый. Марат Әгъләмовның Т-150, Степан Борисовның “МТЗ-82, шулай ук Алексей Никитинның тракторына, Марат Галимов һәм Роман Щекочихинның йөк машиналарына кырлары биегәйтелгән зур арбалар тагылган, бу исә бер әйләнүдә мөмкин кадәр күп йөк күчерергә мөмкинлек бирә. Әлеге йөкМакдон”ында Николай Савин чапкан күпьеллык үләннәр, ул аларны 300 гектардан артык мәйданнан чабып алган инде. Үләннәрне сенаж чокырында ике Александр – Талапин һәм Улюшев тракторлар ярдәмендә тигезли, кышкы төп терлек азыгының сыйфаты аларның хезмәтенә бәйле.

– Ике атнадан ким вакыт эчендә өч чокыр сенаж белән тулырга тиеш, – ди әңгәмәдәшем. – Моның өчен тулы мөмкинлек бар. Моннан тыш, якын көннәрдә болынга печәнгә төшәбез, мең тоннадан да ким таләп ителми. Ул арада икмәк тә өлгерер. Уракны арыш кырыннан башларбыз, яхшы гына кышлаган көзге сабан бодаебыз да бар. Биш комбайныбызның берсе быел лизинг буенча сатып алынды. Яхшы уңыш өмет итәбез, шуңа да әзер булырга кирәк – бөртек амбарларын чистартабыз.

***

Хәзер, җәй уртасында, һәр савым сыерыннан көнгә 20 килограммнан артык сөт алалар. “Башак”лыларның район буенча нәтиҗәләре беренчеләр рәтендә, алдынгы сыер савучы Зенфира Грахова райондагы моннан алдагы ел нәтиҗәләре буенча хезмәт ярышында җиңүче буларак, үткән Сабан туенда хөрмәт казанды.

– Безнең хуҗалыкта Грахова кебек тырыш савымчылар, аз түгел, – ди җитәкче. – Мисалга, Роза Кандова, беренче мәртәбә бозаулаган таналарны күптән түгел генә төркемгә җыйды, хәзер алардан көн дә тонна диярлек сөт савып ала. Аның хезмәттәшләре Мария Горбуновага, Любовь Льдоковага, Светлана Гнатюкка, Галина  Савинага һәм башка савымчыларга да тырышлыкта тиңнәр юк. Бозау караучы Оксана Льдокова турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Мал караучылар Александр  Холуев, Александр Морозов савым сыерлары көтүен, Алексей Карпов таналар тәрбияли. Виталий Жабриков та үз эшенең остасы санала.

Аларның югары күрсәткечләргә ирешүендә белгечләрнең дә өлеше бар, шулар арасында – зоотехник (ферма мөдире дә ул) Әмил Гасанов, нәсел эшләре буенча зоотехник Ксения Гордина һәм, әлбәттә, мөгезле эре терлек җитештерү технологы Нина Талапина, аның Колосовка фермасындагы хезмәт стажы берничә дистә елга җитә.

Тагын бер нәрсә. Шушы югары күрсәткеч ияләренә алабугалыларның рәхмәте бик зур, яңа сауган сөтне иртүк сатып алу мөмкинлеге бар – шәһәрдә әлеге фермадан китерелгән сөтне һәркөн 400 килограмм саталар. Искәртик: сөт югары сыйфатлы, табигый һәм яңа савылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев