Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Җырлый туган авылым

Авылның мәдәни тормышы гадәттә авыл клубында үтә. Концертлар, күргәзмәләр, очрашулар, яшьләрнең дискотекалары да шушында уза. Март аенда Мортта Алабуга муниципаль районының мәдәни-ял учреждениеләре арасында смотр-конкурс булды.

"Җырлый туган авылым" дип исемләнгән бу чарада миңа да булырга туры килде, һәм искиткеч чыгышлар оештырганы өчен, клуб хезмәткәрләре Гөлфинә Гаффанова һәм Фәрдия Шәфигуллинага рәхмәт әйтәсем килә.

Гөлфинә Зәһри кызы бик сәләтле кеше, җырлаганда, аңа сокланмаган кеше юк. Фәрдия Мирсәяф кызы һәрвакыт күтәренке күңелле, мөлаем. Аларның эше дә шундый - кешеләргә яхшы кәеф бүләк итү!

Ул концерт югары рухлы, якты һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Зал тулы диярлек, җирле халык арасында якындагы авыл һәм шәһәрләрдән килгән кунаклар да бар иде. Концертны Илназ Гаффанов белән Айсылу Исрафилова алып барды. Регина Закирова, Ләйсән Габдуллина, Чулпан Габдерахманова һәм Гөлбстан Гәрәеваларның җырлавы тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керде. "Умырзая", "Бөрлегән", "Энҗе бөртекләре" ансамбльләре татар композиторлары әсәрләрен башкарды. Үз тамырларын белүче, халкының тарихын, гореф-гадәтләрен ихтирам итүче һәм саклаучы кеше генә бәхетле, ышанычлы һәм нык булачак.

Җырчылар артыннан сәхнәгә баянчылар: Габделфәт Әхмәтҗанов, Насих Галәлетдинов, Вәкил Һадиуллин күтәрелде. "Яшьлек" халык коллективы (җитәкчесе Мәүлидә Шорина) "Күбәләк" һәм "Стилягалар" бию номерлары белән гаҗәпләндерде. Илназ Гаффанов башкаруында дәртле грузин биюе көчле алкышларга күмелде. Вәкил Һадиуллин курайда, Илнар Хуҗин баянда уйнап, иҗат бердәмлегенең нинди искиткеч үрнәк булуын күрсәтте.

Ләйлә Фәрхетдинова җитәкчелегендә "МИМ" театр коллективы бүгенге көндә мөһим булган экология темасына күренеш белән чыкты. Ләйлә Мулланур кызы - чын театрал. Балаларның аңа тартылуы гаҗәп түгел. Сөйкемлелеге һәм булдыклылыгы белән үзенә карата. Һәрберсенең актерлык осталыгын үстерү өчен күп көч куя ул. Гүзәллек дөньясын танырга өйрәтеп, ул укучыларда гомумкешелек сыйфатларын да тәрбияләүдә булыша.

Концерт барышында авылыбыз күренешләре яктыртылып барды. Проектор өчен җаваплы Ләйсән Галиевага моның өчен рәхмәт. Җанга якын сурәтләрне күрү бик күңелле булды.

Кичә ахырында җирлек башлыгы Фаиз Фәйзрахман улы Закиров барысына да рәхмәт белдерде. Чараны үткәрүдә булышучы Шәфкать Әхмәтҗанов һәм Назим Әхмәтовка да рәхмәт сүзләрен җиткереп, алга таба да алар белән хезмәттәшлек дәвам итәр дип өметләнүен әйтте.

Чыгыш ясаучылар турында бик күп яхшы сүзләр сөйләргә мөмкин. Аларга Светлана Ситдыйкова җитәкчелегендә "АМР үзәкләштерелгән клуб системасы" жюрие бәя бирде.

Мин, тамашачы буларак, шуны расларга телим: авылдашлар клуб хезмәткәрләрен ярата, ихтирам итә, чөнки алар ял вакытларын оештыра, төрле чараларда кешенең сәләтен ачарга ярдәм итә, якташларыбызга бәйрәм бүләк итә. Кайда яшәсәм дә, күңелем һәрчак туган авылыма тарта, чөнки биредә шундый искиткеч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев