Үзара салым авыл җирлекләрендә күп эшләр башкарырга мөмкинлек бирә
Үзара салым программасында катнашучыларның барысы алдында да, шул исәптән Алабуга районында да, үз җирлеген тагын да матуррак һәм төзегрәк итү максаты тора.
Быел Мурзиха авыл җирлегендә яшәүчеләр юлларга аерым игътибар бирергә булганнар. Халык җыенында бер кешедән 300 сум җыярга дигән карар кабул ителгән.
«Бу акчаларга без Яңа Мурзиха авылында зиратка кадәр булган 240 метр юлга вак таш җәйдек. 2019 елда ук башлаган идек, быел эшне төгәлләдек. Иске Мурзиха авылында да зират юлын ясый башладык. Финанслар җитмәү сәбәпле, юлның 200 метры гына эшләнде. Токмашкада Кызыл гвардиячеләр урамы буенча 47 метр юлга вак таш җәелде», − дип сөйләде җирлек башлыгы Илдар Гаделшин.
Киләсе елга да авыл халкының планнары аз түгел. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, алар күптән түгел генә трактор сатып алган, һәм хәзер аның өчен асылмалы җиһаз − чапкыч һәм ботак ваклагыч кирәк.
«Хәзер барлык йортларда да газ бар, шуңа күрә киселгән агачлар беркемгә дә кирәкми. Барлык киселгән агачларны шул рәвешле утильләштерергә мөмкин булсын өчен, без махсус ваклагыч сатып алырга булдык. Чапкыч та кирәк безгә. Токмашкада чишмәгә сукмак салырга планлаштырабыз», − ди ул.
Алабуга районының иң зур җирлекләренең берсендә — Костенеево авылында быел да төп игътибар юлларга бирелгән. Авыл халкы һәр кешедән 500әр сум акча җыйган. Шулай итеп, гражданнардан җыелган һәм дәүләттән өстәлгән акчаларга түбәндәге эшләр башкарылган:
-Костенеево авылы мәдәният йорты янында мәдәният һәм ял паркы өчен билгеләнгән территория төзекләндерелгән;
— Котловка авылында Үзәк һәм Яр буе урамнарының юлларына өлешчә сибү өчен вак таш сатып алынган;
— Свиногорье авылында Яр буе, Урта, Костенеев, Югары, Комлы урамнарына өлешчә сибү өчен вак таш сатып алынган;
— Покров авылында Чернобровкин һәм Мичурин урамнарына өлешчә сибү өчен вак таш сатып алынган. Калган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен җирлек бюджетына тапшырылган.
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Зеленовский сүзләренә караганда, быел үзара салым җыю күләме элеккегечә калачак — һәр кешегә 500 сум.
«Авыл җирлегендә төп проблема − юллар, шуңа күрә безнең халык быел да акчаларның күп өлешен бу мәсьәләне хәл итү өчен кулланырга тели. Безнең җирлектә 5 торак пункты бар: Костенеево, Свиногорье, Покров, Казиле, Котловка. Костенеево авылында акчаны киләсе елга юлларны яхшыртуга кулланырга планлаштырдык, Котловкада да шулай ук булачак. Покров авылында җирле зират начар хәлдә, шуңа күрә акча коймаларны алыштыруга тотылачак. Казиледә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл куелачак, ә Свиногорье авылында балалар өчен мәйданчык урнаштырылачак», − ди ул.
Исегезгә төшерәбез, үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум акча бүленә. Бу үз торак пунктыңның иминлеге һәм төзеклеге өчен тагын да күбрәк эшләр алып барырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев