Үзегез кылган барча игелек тормышыгызга бара үрелеп

Морт чишмәләре - табигый ядкарьләр, сер сандыклары, энҗе бөртекләре. Ничәмә-ничә буын әби-бабамнар сезнең тәмле суыгызны эчеп хәл алгандыр, яшь парлар яныгызда гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешкәндер, кемдер шатлыгын уртаклашкандыр, кемдер сезгә хәсрәтен сөйләгәндер.
Соңгы елларда, авылым чишмәләре, сезнең үз хәлегез дә шәптән түгел иде шул. Тирә-юнегезне куаклар, биек агачлар басты, суларыгыз бик нык саекты. Балачагым һәм яшьлегем хатирәләре булган авылым чишмәләренең шушындый аяныч хәлгә төшүен күреп, гел күңелем әрнеде, җаным сыкрады минем. Аларны төзекләндерү, тәртипкә китерү хатын-кызлар тарафыннан гына башкарыла торган эш түгел шул, монда чын ир-егетләр кулы кирәк.
Аллаһының рәхмәте дип әйтимме, табылды дип шундый ир-егетләр. Алар авылдашым Фатыйма апа Исхак кызының уллары - абыйлы-энеле Назыйм һәм Разыйм Әхмәтовлар булып чыкты. Алар Морт урта мәктәбен, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Менделеевск шәһәрендә төпләнеп калды. Икесе дә матур гына гаилә корды, менә дигән балалар үстерде, башкаларга үрнәк булып, ялгыз калган әниләре, туганнары турында кайгыртып яши. Бертуган Назыйм һәм Разыйм Әхмәтовларның башкаларга карата кылган изге гамәлләре турында Менделеевск шәһәрендә гомер итүче туганнарыннан да, авылдашларыннан да күп тапкырлар ишеткәнем булды. Ятим-ятимәләргә, ярдәмгә мохтаҗларга, язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә кулларыннан килгәнчә булыша алар. Сыйныфташлары да, без - авылдашлары да аларның бик игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле, кешелекле кеше икәннәрен, олыны - олы, кечене - кече итә белгәннәрен бик яхшы беләбез.
Авылыбызның Мәскәү урамындагы юлдан узганда һәрберебез бертуган Әхмәтовларга шул урамга таш җәйдереп, юлны төзекләндерүләре өчен рәхмәт әйтеп, изге теләк теләп китә.
Ниһаять, Назыйм һәм Разыйм Нурулла уллары ярдәме белән балачагым, яшьлегем хатирәсе булган Балавыз чишмәсе дә төзекләндерелде. Чишмәнең, аның янындагы матурлыкны сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Таулы Дагестаннан килгән осталар төрле формадагы ташлардан чын архитектура ансамбле ясады. Бәзәкәдән төрле үзенчәлекле әйберләр ясаучы оста агачтан улак, култыксалар, утыргычлар ясап, үзенең алтын куллы кеше икәнен раслады. Яңартылган Балавыз чишмәсенә күз салгач, бертуган Әхмәтовларның күпме көч һәм хезмәт түккәннәренә инанасың һәм бизәкле көянтәсенә чиләкләр аскан әби-әни-апаларыбызның чишмәдән су алып кайтканнары күз алдына килә. Ә чишмә челтерәвендә сандугачлар сайравы, чулпылар чыңы, үткән гасырлар авазы ишетелгәндәй була.
Назыйм, Разыйм, туган авылыгызның, авылдашларыгызның язмышын, киләчәген кайгыртып торуыгыз өчен мең-мең рәхмәт сезгә.
Ходай сезне, гаиләгезне, балаларыгызны, әниегезне беркайчан да мәрхәмәтеннән ташламасын. Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Һәрвакыт шулай игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле изге җан - кешелекле кеше булып калыгыз.
Шушындый ярдәмчел, киң күңелле кешеләрне, кем булуына карамастан, хөрмәт итә белүче чын ике ир-егет үстергән авылдашым Фатыйма апа Исхак кызына да күңелемдәге иң изге, иң матур теләкләремне юллыйм. Нурулла абыйның да урыны җәннәттә булсын.
Ак бәхетләр юлдаш булсын Сезгә!
Тормышыгыз булсын түгәрәк.
Тагын игелекләр кыла-кыла,
Гомер итегез әле бергәләп.
Гөлфәния ГАНИЕВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 апрель 2021 - 09:09«Алабугада җәйге кичәләр» фестивале 15-18 июль көннәрендә узачакПроект җитәкчесе — РФ атказанган артисты Борис Березовский.2400
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.25000
-
11 апрель 2021 - 18:07Татарстанда коронавирустан өч кеше вафат Пандемия башланганнан бирле 11 апрельгә COVID-19дан 438 үлем очрагы теркәлгән.13800
-
11 апрель 2021 - 10:00Алабугалылар район газеталарына ташлама белән языла ала 1 апрельдән «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.11800
-
11 апрель 2021 - 15:00Район газетасына язылган өчен зәркән кибетенә сертификат ал «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.10900
-
11 апрель 2021 - 12:57Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы теркәлгән Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган.10500
-
12 апрель 2021 - 16:02Казанда ике егет азык-төлек кибетеннән акча терминалын урлаган Аппараттан акча белән кассаны алганнан соң, яшьләр кибеттән йөз метрда терминалны ташлап калдырган.9500
-
11 апрель 2021 - 14:00Алабугада булачак праймеризда катнашучыларның халык белән очрашулары башланды Татарстанда "Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашучыларның халык белән очрашулары башланды. Беренчесе Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда узды.9300
-
12 апрель 2021 - 15:16Алабугада «Осталар ярминкәсе» көн саен эшләячәк Ярминкә бу шимбәдә, 17 апрельдә, Ленин мәйданында эшли башлый.9300
-
12 апрель 2021 - 11:49Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.8500
-
12 апрель 2021 - 11:40Алабугалыларны диспансерлаштыруга чакыралар Городищенская урамындагы табиб амбулаториясе коридорында кеше күп җыелган. Бу — диспансерлаштыруга килгән пациентлар.8000
-
13 апрель 2021 - 17:30Татарстанда 2023 елга кадәр территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар циклы башлана Халык белән беренче очрашу Алабугада 14 апрельдә узачак.6600
-
12 апрель 2021 - 14:00Район газетасына язылган өчен ювелир кибетенә сертификат от «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.6400
-
13 апрель 2021 - 08:45Рөстәм Нуриев алабугалыларга бүләкләр тапшырды Бүген эшлекле киңәшмә барышында бүләкләү тантанасы узды.5800
-
12 апрель 2021 - 12:57Алабуга районында юл-транспорт һәлакәте булды Авариядә 31 яшьлек ир-ат зыян күргән.5600
-
13 апрель 2021 - 07:50Татарстанда авыл кешеләренә үсентеләр һәм орлык өчен 10 миллион сум бүлеп бирелгән Шулай итеп, татарстанлыларга 30 тонна суган, 1 тонна кишер орлыгы, 600 кг чөгендер орлыгы, шулай ук кәбестә үсентеләре таратылачак.5300
-
13 апрель 2021 - 09:29Татарстанда мәгариф өлкәсендә илкүләм проектка 628 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк Татарстанда 2021 елда мәгариф өлкәсендә илкүләм проектка 628 миллионнан артык акча бүлеп биреләчәк.5100
-
13 апрель 2021 - 11:49Татарстанда 34 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.5100
-
13 апрель 2021 - 09:20Лилия Шагалеева заман шигырьләрен укый «2FAN» каналында яңа видео чыкты.5000
-
11 апрель 2021 - 16:00Җыр 90 яшендә дә юлдаш 5 апрельдә Олы Шүрнәк авылында яшәүче Ольга Захар кызы Овечкинага 90 яшь тулды.4700
-
12 апрель 2021 - 09:01Алабугада мең ярым бала лагерьларда ял итәчәк Ике айдан соң көтеп алган җәй җитә, димәк мәктәп балаларының иң озын каникуллары да башлана.4700
-
11 апрель 2021 - 09:00Алабугада тагын бер ял зонасы барлыкка киләчәк Алабугада Мәдәният сарае янындагы тукталыш павильонын сүттеләр.4000
-
13 апрель 2021 - 16:44Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана Якындагы ике көндә Татарстанда һава көндез + 21 градуска кадәр җылыначак.3600
-
13 апрель 2021 - 13:0436 яшьлек алабугалы банкоматта онытылып калган акчаларны урлаган Вакыйга банк бинасында булган.3500
-
13 апрель 2021 - 14:55Алабуга боксчылары бүләкләр копилкасын тулыландырды Боксчылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнде.2900
-
14 апрель 2021 - 11:17Алабугада машина белән мотоцикл бәрелеште Мотоцикл йөртүче район үзәк хастаханәсенә китерелде.2700
-
14 апрель 2021 - 11:53Татарстанда 31 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.2700
-
14 апрель 2021 - 07:30Татарстан шәһәрләре һәм районнарында яшьләр форумнары узачак 12-30 апрельдә республиканың шәһәр һәм районнарында узачак Яшьләр форумында һәр яшь кеше үз инициативасын белдерә алачак.2600
-
14 апрель 2021 - 08:17«Казанские ведомости» газетасының чәршәмбе санын метрода бушлай тараталар Басма метрода Мәскәү һәм Питер үрнәгендә таратыла.2500
-
14 апрель 2021 - 09:09«Алабугада җәйге кичәләр» фестивале 15-18 июль көннәрендә узачак Проект җитәкчесе — РФ атказанган артисты Борис Березовский.2400
-
14 апрель 2021 - 10:40Алабуганың яшь спортчылары беренче җиңү яулады Йөзү буенча ярышларда Балтач, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Алабуга кебек шәһәр һәм районнардан 95 спортчы катнашты.2300
-
14 апрель 2021 - 14:37Алабугалылар район газеталарына ташлама белән язылу рәсмиләштерә ала 1 апрельдән «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.1900
-
14 апрель 2021 - 15:08Татарстанда автобус астында калганнан соң, хатын-кызның аягын кискәннәр 8 апрельдә Түбән Камада яшәүче хатын-кыз автобус астында калган. Әлеге һәлакәттән соң аның аягын ампутацияләргә туры килгән.1700
-
14 апрель 2021 - 16:31Алабугада «Адымнар» торак комплексы төзеләчәк Комплекс белем бирү учреждениесе белән бер үк төсләрдә булачак.1300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика