Алабуга нуры

Жирлектә яшәүчеләр канәгать

Чираттагы отчет сессиясе узган Олы Елово авыл җирлеге 5182,7 гектар җир били. Йортлар саны 95 булган авылда 281 кеше гомер итә, шуларның 68е пенсия яшендә, бу бар халыкның 25 проценттан күбрәген тәшкил итә. Студентларны да кертеп, хезмәткә яраклы кешеләр саны - 160, аларның 136сы эш урынлы.

Борчыган сораулар

- Балалар бакчасы бинасының түбәсен ябарга иде, шифер белән ябылган түбәне алмаштырырга кирәк, - дигән мөрәҗәгать белән килгән Роза Митрофановага, "быел ремонт ясарбыз" дигән җавап бирделәр.

Ә менә Лариса Череповскаяны район башлыгы Геннадий Емельянов янына яңа клуб булмасмы дигән өмет китергән.

- Инде 4 ел буе көтәбез, сорыйбыз, бер дә булмаса, ремонт белән булса да ясап булмасмы, - ди ул.

- Без бик начар хәлдә булган мәдәният йортларын алгы планга куябыз, Быел менә чиратта Илмәт тора. Сезнекенә дә чират җитәр, мәдәният йорты үз эшен яхшы алып бара. Биредә төзекләндерү түгел, яңа клуб кирәк, нинди программага керүен карасы булыр, - дип җавап бирде район башлыгы.

Моннан тыш, янгын сакчылыгын тотуга китә торган чаралар, терлекчелек төрен үзгәртергә теләк буенча һәм аучылыкка кагылган сораулар белән килүчеләрнең мәсьәләләре каралды.

Тормыш кайный

Юл буендагы чыршы посадкасы бетүгә, уң якта наратлар тезелгән, сул якта тупыллар утыра һәм бу матурлык, авылга килеп керүгә, безне каршы алган дин йорты - чиркәүгә барып тоташа. Авыл халкы соравы буенча, биш ел элек ул җылытыла башлаган.

- Бу җирлектәге өченче чиркәү инде, элегрәк ике агач чиркәү дә янган. Монысын 1897 елда җирле алпавыт үз акчасына төзегән. Ул Республиканың артитектура корылмалар исемлегенә кергән, - ди Александр Машанов.

- Быел Чишмәне яктырттык. Чишмәгә юл даими чистартылып тора, сәламәтлеген кайгырткан һәр кеше бирегә тәмле суга килә. Ел саен суның химик составын тикшертеп торабыз, ул искиткеч чиста. Гаиләм белән бары тик чишмә суы гына эчәбез, - дип белдерде ул.

Бу җирлек территориясенә керүче җирләрне "Морт", "Яшь көч" һәм "Приозерное"агрофирма җәмгыятьләре эшкәртә. Җирлектә дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнүче Череповский КФХ эшли, фермерның мөгезле эре терлек үрчетүгә күчәргә дә теләге бар. Череповскийлар гаиләсе 2016 елда 6 тоннадан артык дуңгыз ите җитештергән, болар барысы да Алабуга базарында, ярминкәләрдә һәм авыл җирлеге территориясендә сатылган, моннан тыш, 200дән артык дуңгыз баласы үстереп сатканнар. Шулай ук Александр Ачинцевның шәхси ярдәмче хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә, ул умартачылык белән шөгыльләнә, 2016 елда алар тоннадан артык бал җитештергәннәр.

- Узган елны халыктан жыелган салым акчасына урам юлларына вак таш җәйдек, урамнарда һәм зиратта корган агачлар киселде. Буабызны арендага бирергә телибез, аннан килгән акча җирлек бюджетына керәчәк. Авылыбызның бер егете буаны ял итү һәм балык тоту урыны итеп оештырырга тели, - ди җирлек башлыгы Александр Машанов. - Авыл кешеләре белән тыгыз бәйләнештә торам. Быел һәр йорт-кура тирәлегендә гөлләр үстерергә, матур бизәкле тәрәзә йөзлекләре куярга тәкъдим иттем, авылыбызга килеп керүгә, йортларның балкып торуын телим.

- Пенсионерларга, ветераннарга да гел ярдәм итәм, кемгә утын кирәк, кемне хастаханәгә илтергә кирәк, кемгәдер зур булмаган ремонт ясарга, кыш көннәрендә капка төпләреннән кардан арындырырга - болар барысы да үтәлеп килә, - дип өстәде ул.

Укучылар Яковлево урта белем бирү мәктәбендә белем ала, аларны анда автобус йөртә, шулай ук шәһәр балаларыннан калышмыйча, график буенча боз сараен һәм йөзү бассейнына йөрү мөмкинлегенә дә ия алар. Балалар бакчасына бүгенге көндә 7 бала йөри. Олы Елово авыл җирлегенең "Надежда" вокал төркеме бар, ул "Халык үзешчән коллективы" исемен алган. Авыл китапханәсе мәдәният йорты бинасында урнашкан. Шулай ук җирлектә заманча ФАП эшләп килә, РайПО кибете халыкны кирәк-ярак һәм азык-төлек белән тәэмин итә.

- Миңа инде 77 яшь, туганнан бирле бу авылда яшим. Шушы җирлектә механизатор, тракторист булып эшләдем. Хәзерге көндә өч балам, 7 оныгым, ике оныкчыгым бар, алар Алабугада яши. Авылдагы тормыштан канәгатьмен. Менә без басып тора торган мәдәният йортын салуда катнаштым, кирпечен Яр Чаллыдан ташыдым, бу - 1960 нчы еллар иде. Тормыш иптәшем белән дә биредә, "танцы"да таныштым, бергә 52 ел гомер итәбез. Элек биредә кино күрсәтәләр иде, бөтен авыл белән кинога йөри идек, - дип сөйләде безгә Николай Полянцев.

Мәдәният йортында хәзер "тарихи почмак" эшләп килә, анда Николай Полянцев искә алган кино аппараты, тарихи фотолар һәм хәтта 1956 елгы класс журналы да саклана.

- Яшьләр киләләр дә, кайсы әтисенең билгеләрен карыйм дип уйлый, ул әле я бабасыныкы, я бабасының әтисенеке булып чыга, - ди мәдәният йорты директоры Тамара Витальевна.

Агымдагы елга планнар:

Авыл исеме язылган стела куярга;

Халыктан җыелган салым акчасына зиратка кадәр булган 500 метр юлга вак таш җәяргә;

1 майдан янгын сүндерү машинасын йөртүчегә көндәлек дежур торуны булдырырга;

Яшьләр урамы һәм Җәңүгә 40 ел урамнарын буенча чокырлы-чакырлы юлларны төзекләндерергә;

Зиратта корган агачларны кисәргә;

Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә капиталь ремонт ясарга;

Үзәк урам буенча суүткәрү челтәрен төзекләндерергә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: