Алабуга нуры

Зиратларны чиста тотыйк

Советлар заманын ничек кенә сүкмәсеннәр, аның уңай яклары да аз түгел иде. Шуларның берсе - апрель аенда оештырылып килгән илкүләм Ленин өмәләре булды. Бу традиция һаман да яшәп килә, тик ул үзенең исемен генә үзгәртте.

Калаларда һәм салаларда кар сулары эреп, җир өсте беркадәр кипшергәч, кыштан калган бөтен чүп-чар әйләнә-тирәне чуарлап, күңелсез манзара тудыра. Район муниципалитетлары, авыл җирлеге идарәләре һәм төрле оешма-предприятиеләр үз хезмәткәрләрен ихтыяри-мәҗбүри теләсә кайда аунап яткан шул чүп-чарны җыештырырга чыгара. Бу, әлбәттә, игътибарга лаек күренеш һәм бик кирәкле шәйдер.

Боларга өстәп минем тагын бер әйтәсе килгән сүзем бар. Соңгы елларда күп кенә авылларда апрель ае ахырында җәмәгатьчелек көче белән зиратларны чистарту, корыган вә ауган агачлардан арындыру матур традициягә әверелеп бара. Шундый традиция Илмәт авылында да дәвамлы булып чыкты (күп еллар элгәре авыл имамы Рифкать хәзрәт башлап җибәргән иде). Илмәт авылы җирлеге идарәсе чакыруы белән һәм Вәлиҗан хәзрәт хуплавына нигезләнеп, 22 апрель иртәсендә авылның ир затыннан булган яше-карты зиратка җыелды. Ошбу көн ялга туры килгәнлектән, халык аеруча күп килгән, төрле шәһәрләрдән кайтканнар да аз түгел (яше 10нан алып 70 нең өске ягына чыкканнарга кадәр бар иде). Кайбер гаиләләрдән өчәр кеше катнашуы гавамның ошбу чарага елдан-ел җитдирәк каравын күрсәтә. Илдус Вәлиев ике угланын ияртеп килүе өстенә, моторлы пычкысын да үзе белән алган, байтак кына корыган агачларны кисеп аудардылар алар. Фидаил Солтангәрәев угланын гына түгел, оныгын да иярткән хәтта. Җирле үзидарә рәисе Илфат Шакиров әйтүенчә, өмәдә катнашучылар саны 85 кешегә җитте! "Киләсе җомгада зират коймасы буена яшь агач үсентеләре утыртырга җыенабыз",- ди ул. Бу көнне дә авылдашлар сынатмаслар дип ышанасы килә.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: