Зиратны карап тоту
Зиратларны карап тоту, чистарту, койма тоту эшләре турында күп тапкырлар сүз алып барылды инде. Газетаның 6 гыйнвар санында ветеран-укытучы Павел Андреевның "Раштуа" бәйрәме хакындагы мәкаләсендә Иске Үтәгән зиратына кагылышлы проблема телгә алынган иде.
Аерым алганда, анда мондый юллар бар: "... ләкин Иске Үтәгәндәге кебек вәхшилек Рәсәйдә тагын бар микән?! Юктыр... Авыл беткәч, Калинин исемендәге колхоз сыерлары шул тирәдә һәм зиратта тулы хокуклы хуҗалар кебек йөрделәр: зиратның коймасын көтүчеләр җылыныр өчен көз көне яккан булганнар. Акылга сыймаслык, әмма чыннан да шулай булган... Чынлап та, шулай кадерсез төстә авыл, кешеләр онытылдымы?!! Зиратларны, һәйкәлләрне сакларга дип төрле указлар, законнар чыгып тора, ә Үтәгән зиратында - вәхшилек! Юраш җирле үзидарәсенең эче пошмыйдыр: Үтәгән зиратында керәшеннәр күмелгән бит, татарлар түгел! Мондый гаделсезлек, миһербансызлык беркайда да юк..."
"Иске Юраш авыл җирлеге үзидарәсе дип язылгач, мин моны үземә юлланган дип кабул иттем. Әйе, иске булса да, яңа булса да зиратта һәркемнең кадерле кешеләре күмелгән. Керәшенме, татармы, урысмы - монысы мөһим түгел. Кешелек хәтере өчен изге урыннарның кадерләп саклануы, игътибардан читтә калмавы мөһим. Ә менә сез, Павел Сергеевич, анда соңгы тапкыр кайчан булдыгыз икән? Күңел өшеткеч хәлләрне туктату, булдырмау өчен ниләр эшләдегез? Иске Үтәгәндә туып-үскән, ничә буын ата-бабалары җирләнгән авыл егетләре, агайлар, сез үзегез нәрсә дә булса эшләдегезме?
Минем белүемчә, зиратның элеккеге коймаларының күпчелек өлеше яз көне иске үләнгә ут кабып янып беткән булган. Моны көтүчеләргә сылтау гөнаһ түгел микән? Бу турыда сез газетада берничә мәртәбә язып чыктыгыз инде. Ә бит башка авылларда язын да, көзен дә зиратларны чистарту, төзәтү эшләре үткәрелә. Койма тоту өчен шәһәр җирендә яшәүчеләр дә үзләреннән өлеш кертеп, акча җыя яки кайтып булыша. Күмәк күтәрсә, күл булыр, ди. Авыл җирлеге үзидарәсенең бу максатлар өчен билгеләнгән акчасы тиеннәр генә бит ул. Шунысы да бар, Павел Сергеевич, сез Иске Үтәгән авылының кайсы җирлеккә караганын да белмисез икән бит. "Былтыр кысты", дип аһ-зар салып ятканчы, малы-байлыгы булган егетләрне бу эшкә тарту җаен карарга кирәк. Җирле үзидарә советы да бу эштән читтә калмас, дип уйлыйм.
Ренат Юнысов, Иске Юраш авыл җирлеге башлыгы"
Редакциядән.
Чыннан да, авторларның эчке кичерешләрен, ачынуларын аңларга була. Җирле үзидарәләр "тиеннәр" хисабына яшәгәнлектән, аларны битарафлыкта яки татар булмаган башка халыкларга (бу очракта керәшеннәр турында сүз бара) игътибарсызлыкта гаепләргә ашыкмыйк. Без, редакциядә эшләүчеләр дә, төрлебез-төрле районнан, әйтик, мин Сарман ягыннан. Чиста татар авылында туып үстем. Мин белә-белгәннән бирле халык зиратны үз хисабына тота. Без шәһәрдә яшәүчеләр дә, мәңгелек йортыбызның шунда булачагын, ягъни туган ягыбызда җирләнәсебезне истә тотып, ел саен зиратны тәртиптә тоту өчен, мәчет кассасына акча салабыз. Монда билгеле бер такса куелмаган, хәлеңнән килгәнчә булышасың. Әлбәттә, җирле үзидарә дә читтә калмый. Ул акчалар күмү йолалары, зират кирәк-яракларына, койма тоту, мохтаҗларны күмү кебек эшләргә тотыла. Яз, көз өмәләр оештырыла: зираттагы чүп-чар читкә чыгарыла. Бер-беребезгә төртеп күрсәтмичә генә, әнә шулай аңлашып, ярдәмләшеп эшләсәк, эшләребез уң булыр.
К.Габиди
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев