Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕРНИГӘ КАРАМАСТАН – ЯШӘРГӘ

80 яшьлек Гергий Никитин: «Яшьлек кенә бик тиз үтеп китте...»

Редакциядән: Бу хатны безгә Георгий Павлович Никитинның туганнары алып килде. Шушы көннәрдә 80 яшен тутырган бабай үзенең балачагын, яшьлеген сагынып, истәлекләре белән уртаклаша. Җылы, матур хатирәләрне сез дә укып карагыз, хөрмәтле укучыларыбыз.

Мин инде әллә кем түгел, әмма әллә кем булганнардан ким түгел, авылның бер баласы. 1943 елның 16 мартында Алабуга районының Иске Үтәгән авылында туганмын. Илдә коточкыч сугыш вакытында, миңа бер ай тулганчы, колхоз рәисе булып эшләгән әтием, кулында бронь булса да, үзе теләп сугышка киткән. Әнием дүрт бала белән калган. Ул елны бик салкын, бик буранлы кыш булган, шуңа күрәдер инде: мин кышның салкыннарын, эссе җиләкле җәйләрне яратам. 

Әнием үстерде безне, дөрес тәрбия бирде. Вакыты белән корырак та була иде, ул бит безнең әтиебез дә, әниебез дә, барысы да аның җилкәсендә. Без бер кеше бакчасына кереп кыяр да алмадык, алма да өзмәдек. 

Әти дип әйткәнем булмады
Әти бала чагымнан ук ямансулатты, мин аны гел көттем. Ул 1943 елның 23 сентябрендә Бөек Новгородта һәлак булган. 
Әти дип әйткәнем булмады, бик теләсәм дә. 
Елга буйларына төшеп, чирәмнәргә ятып еласам да,
Кайтмады ул, юк, кайтмады, шашып көтсәм дә.
Кайтмасын белсәм дә, көттем, кайтмасын белсәм дә. 

Бәләкәйдән эшкә өйрәнеп үстем, иң кечесе бит мин, ни кушсалар, аны төгәл итеп үтәргә тырыштым. Идән себерү, ишек алдын җыештыру, иртән көтү озату, кичен каршы алу — бу минем эш!

Мин — ат җигеп үскән егет
Әзрәк үсә төшкәч, әниемә атлар карарга булыша идем. Җәен атлар көне буе эштә, төнлә белән аларны көтүләп җәйләүгә, елга буйларына алып чыгып ашатып саклыйлар иде. Мине дә әнием ат караучы түтиләр белән ияртеп җибәрә, үзе өйдәге эшләрне башкара. Ул вакытларда бүреләр бик күп иде, шуңа күрә, гел учак ягып чыга идек, уттан бүреләр курка. Әгәр алар якынлашса, атлар пошкыра башлый, бер урында таптаналар. Ул чакта инде бүреләр курыксыннар дип тимер кага идек. Берәр колынны бүре алып китсә, нәрсә буласын бик яхшы аңлаганбыз.

Олы абыем жәен комбайнда, кышын тракторда эшләде. Бердәнбер түтием колхоз фермасына сыер саварга китте. Кече дәдәм колхозда ат белән эшли иде.

Мине әнием уятып, улым (гел «улым» диде, исемем белән әйткәне булмады), дәдәңнең атын сугарып, җигеп бир дип әйтә иде. Мин әни теккән чалбарны тезгә хәтле күтәреп, яланаяк, атны инешкә алып китәм. Иртәнге чык, томан күтәрелә, бик рәхәт. Кошлар сайрый. Мин атка су эчертеп, аны җигеп куям. Бу вакытта дәдәм иртәнге ашны ашап, көн буена эшкә китә.

Таңны каршылаулар истә
Бала чаклар, мәктәп еллары да үтеп китте. Егет булып үсеп җиттем. Яшь вакытлар искиткеч матур, бик күңелле үтте. Яшьләр дә ул заманда авылда күп. Көзләрен, кышын клубта күңел ачып йөрдек, язын, җәен клубка кермәдек тә, җыелышларга, кино карарга гына бара идек. Саф һавада, гармуннар уйнатып, урамнар буйлатып, чишмә яннарына төшеп, учаклар ягып, таңнар каршылаулар мәңге истә калды. 

Төрле уеннар, биюләр, җырлар. Ул Подгорныйга биюләр, икеле, өчле, күмәкләп биюләр, барысы да булды. Кызлар, егетләр тату булдык. Яшьлек бит, матур, дәртле чак, ару-талуны белмәдек, йокларга 4-5 сәгать кенә кала иде.

Шул яшьлектәге бер-ике такмакны искә төшерәсе иде, Подгорный такмакларын, ә мин гармун тартам:
Чыктым дуслар уртага,
Белмим нәрсә җырларга.
Рөхсәт итегез, дусларым,
Подгорныйга биергә.
Безнең авылның кызлары
Ефәк күлмәк кияләр
Эшкә уңган, сүзгә оста
Егетләрне сөяләр.

Тигез гомер иттек
Менә шулай үсеп җитеп армия сафларына китәргә вакыт җитте. Өч ел ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем, авыр булмады. Безне башта бик яхшы әзерләделәр, туган җиргә тугры калырга, сакларга өйрәттеләр. 

Кайткач, гаилә корып җибәрдем. Ике кыз үстердек, икесе дә югары белемле, үзләре яраткан һөнәрләре буенча эшлиләр.

Яшьлек кенә бик тиз үтеп китте, гомерләр дә үтә. Әле яшәмәгән дә сыман. Тормыш иптәшем — кызларымның әнисе белән 58енче ел бергә яшибез. Тормышның авырлыгын да, шатлыгын да бергә күтәрдек. Мин бәхетле, сиксән яшькә җитеп, тигез гомер иттек, бәхет читләтеп узмады. 
Үкенмимен гомер уза диеп, миңа гына килгән хәл түгел.
Матур, тату яшәп, сиксән яшь тутыру —
Бәхет бит бу, бәхетнең дә зуры, үкенергә һич тә юк урын.

Туганнарым, күршеләрем, авылдашларым, барыгызга да саулык телим, ару гына яшәгез. Сезне барыгызны да хөрмәт итеп Иске-Үтәгән баласы.
Георгий НИКИТИН

Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев