Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕРНИГӘ КАРАМАСТАН – ЯШӘРГӘ

Концертка билетлар – күңел күзе белән күрүчеләр өчен

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина “Балага бер сәгать вакыт бүләк ит” акциясенә кушылды. Ул үз вакытын игезәк Потаниналар белән үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, Даша һәм Надя исемле кызлар тумыштан сукыр. Алар әниләре йөклелегенең 29нчы атнасында дөньяга килгән. Туганнан бирле үк кызлар ихтыяр көче күрсәтә һәм барлык авырлыклар белән көрәшә, әмма, кызганычка, җитлекми туган балалар ретинопатиясен (күзнең челтәр катлавын зарарлый торган авыру) җиңә алмый.

Авыру булуга карамастан, кызлар бик аралашучан һәм кызыксынучан, башка кешеләр белән уртак тел табалар, иҗат белән шөгыльләнәләр.

– Без музыка мәктәбен тәмамладык, имтиханнарны тапшырдык, әмма вокал белән шөгыльләнүдән туктамыйбыз, – ди алар.

Әйтергә кирәк, Потаниннар гомумән иҗади гаилә. Алар музыка гына түгел, шигырьләр дә яза. Якыннарына багышланганнарының берничәсен Зөлфия ханымга да сөйләп күрсәттеләр.

– Беренче шигыремне мин җәй көне, беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң яздым, ул Яңа ел турында иде, – дип искә ала кызларның берсе.

Сөйләшү барышында Зөлфия Сөнгатуллина үз вакытында татар телендә шигырьләр язуын, ә аннары аларны рус теленә тәрҗемә итүен әйтте.

Шулай ук район башлыгы урынбасары кызларның нинди җырлар тыңларга һәм башкарырга яратулары белән кызыксынды.

Надя белән Дашага Ани Лоракның кайбер композицияләре ошый, бүтән заманча башкаручыларның җырларын да тыңлыйлар, әмма игезәкләрнең музыкаль зәвыклары нык аерыла икән.

Зөлфия Сөнгатуллинаның апалы-сеңелле Потаниналар белән аралашуы дустанә шартларда үтте һәм игезәк кызларда көчле тәэсир калдырды.

– Зөлфия Хафизовна белән танышуыбызга бик шатбыз. Аның белән әңгәмә кору бик ошады, мондый кызыклы кеше безгә кунакка килер дип уйламаган да идек, − дип уртаклаштылар Надя һәм Даша.

Әйтергә кирәк, район башлыгы урынбасары Потаниннар янына буш кул белән килмәде – ул бөтен гаиләгә Дима Биланның Яр Чаллыда үтәчәк концертына билетлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев