Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕРНИГӘ КАРАМАСТАН – ЯШӘРГӘ

Музыканы күңел күзе белән күрүчеләр

“Алабуга УкупрПласт” ҖЧҖнең “Күңелле кашыкчылар” (“Веселые ложкари”)ансамбле күрү буенча инвалидларның “Җиңү салюты” иҗат фестиваленең зона этабында “Инструменталь коллективлар” номинациясендә I дәрәҗәле дипломга лаек булды.

Фестиваль 2 ноябрьдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасының мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексында узды. Зона этабында Идел буеның сигез төбәгеннән вәкилләр катнашты. Хәбәрчебез ансамбльнең җитәкчесе һәм баянчысы белән аралашты. Бүген әлеге коллектив белән Нина Яруллина җитәкчелек итә. Аның музыкаль белеме юк, ләкин ул үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән кеше.

Нина Николаевна, бүген ансамбльдә ничә кеше?

– Элек состав зур иде, хәзер барысы җиде кеше – 3 кашыкчы, баянчы, бәрмә инструментларда уйнаучы, балалайкачы, бас-гитарада уйнаучы. Рәшид Ибраһимов, Николай Максимов, Владимир Фомин, Светлана Дьякова, Петр Плеханов, Марат Фазлыйәхмәтов – шушы кешеләр безнең музыкантларыбыз.

Репертуарыгыз нинди?

– Нигездә, рус халык җырлары, шул исәптән поппури. “Җиңү салюты” фестивалендә “Алмакай”ны уйнадык.

Ансамбль катнашучыларының музыкаль белемнәре бармы?

– Берсенең дә музыкаль белеме юк, барысы да үзлегеннән өйрәнгән кешеләр.

Катнашучыларга ничә яшь?

– Миңа, мәсәлән, 70 яшь. Иң яшь катнашучыга – 43. Нигездә ансамбльдә өлкән яшьтәге кешеләр.

Баянчы Рәшид Ибраһимов – балачактан ук күрү буенча инвалид, ләкин бу аңа музыканы яратырга һәм күп еллар буена кашыкчылар ансамбленең алыштыргысыз баянчысы булырга комачауламый. Аның шулай ук музыкаль белеме юк, барысына да үзлегеннән өйрәнгән. Ир-егет балачактан ук бу талантка ия, чөнки күрмәүчеләрнең ишетү сәләте бик яхшы. Сүз уңаеннан, шәһәрдә аны “татар Бетховены” дип йөртәләр.

Минем әтием гармунчы иде, ә әнием – җырчы. Көйләрне мин тыңлап хәтердә калдырам. Музыкаль әсәрне бер мәртәбә ишетү җитә, мин аны шунда ук кабатлый алачакмын, – ди баянчы.

Күрмәүчеләр дөньяны үзенчә күрә. Менә Рәшид Ибраһимов та, күрмәвенә һәм начар ишетүенә карамастан, дөньяның гүзәллеген күрә белә, тормыштан зарланмаска өнди.

Сезнең яраткан музыкаль әсәрләрегез нинди?

– Барысы да яхшы. Халык җырларын да тыңлыйм, кайвакыт классик музыканы, татарча да, русча да. Ансамбльнең татар көйләрен дә уйнаганы бар, безнең репертуарыбыз бик зур.

– Нина Николаевна, репетицияләр еш узамы?

– Атнага ике мәртәбә – вокал, ике мәртәбә – кашыкчылар. Безнең әле тагын театр түгәрәгебез, керәшен фольклор һәм вокал-инструменталь ансамбльләребез бар.

Музыкаль чыгыш күпме вакыт эчендә әзерләнә?

– Кайвакыт берничә ай китә, чөнки синхронлыкка ирешергә кирәк.

“Күңелле кашыкчылар” – бик сәләтле ансамбль, шәһәр, республика, муниципаль һәм Россия фестивальләрендә, бәйгеләрендә актив катнаша. Үзешчән артистларның чыгышлары күп төрле, вокаль номерлардан алып шигырь укуга кадәр.

Коллективка уңышлар теләп калыйк һәм куанычлы хәбәрне дә әйтеп китик, Мәскәүдә үтәчәк Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланган йомгаклау концертында Алабуганың “Күңелле кашыкчылар” ансамбле дә катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев