Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕРНИГӘ КАРАМАСТАН – ЯШӘРГӘ

Рухлары белән көчле кешеләр

Бу һәвәскәр спортчының шәхси казанышлары санында армрестлинг буенча республика ярышының бронза һәм армрифтлинг буенча җирле дәрәҗәдәге ярышларның көмеш медальләре (төрле дисциплиналарны үз эченә ала торган спорт төре – Авт. иск.).

Моннан тыш, бу егет төрле спорт фестивальләренең һәм спорт ориентлашуы буенча ярышларның актив катнашучысы. Таныш булыйк – Денис Мостафин, 23 яшь. Аның спорт белән мавыгуы бала чагында ук башланган. Кечкенә чагында Денис кичләрен спорт мәйданчыгында үткәрә торган булган, хәтта аның диагнозы да моңа комачауламаган. Егет гемипарез дигән авыру – ДЦП (балалар церебраль параличы) ның бер формасы белән авырый. Шуңа да карамастан, ул язмышына буйсынып яшәргә җыенмый.

– Спорт – минем тормышым. Барыннан да бигрәк минем спорт туризмы буенча Дөнья чемпионатында катнашуым истә калды. Бу ярышлар узган елны Уралда үткән иде. Анда мин Алабуга җәмәгать оешмасы рәисе Раил Шәрәфиев, Сергей Иванов һәм башка спортчы-инвалидлар белән бергә бардым. Әлеге ярышта “асылмалы спорт” категориясендә икенче урын алдым. Без асылмалы җиһазлар буенча бер ярдан икенчесенә күчтек. Миңа грамота һәм көмеш медаль бирделәр.

Хәзер Денис буш вакытын тренажерлар залында үткәрә. Хәер, ачыкланганча, аның буш вакыты күп тә түгел. Эш шунда, Денис эшли, аның эшчәнлеге үзе кебек кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

– Эшләргә кирәк, үзегез беләсез, хәзер вакыты шундый, җиңел түгел. Сәламәтлеге чикләнгән кайбер кешеләрдән аермалы буларак, миңа бәхет елмайды – минем эшем бар. Аны табарга инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Раил Шәрәфиев булышты. Мин ФСС (социаль иминият фонды) линиясе буенча өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалид балаларга, авыруларга гигиена чараларын таратам. Соңгы вакытта Алабуга буенча тарату юк, шуңа күрә хәзер нигездә Яр Чаллыда эшлим. Әлбәттә, минем эшем бик дәрәҗәле түгел – мин йөк төяүче булып эшлим, тик мин шулай да эш булуына шат. Денис әйтүенчә, аның урта белеме бар, ул 6нчы санлы урта мәктәпнең 11 классын тәмамлаган. Әлбәттә, ул югары яки урта махсус белем алу турында да хыялланган, ләкин, кызганычка, хыяллары тормышка ашмаган.

– Мине нигәдер беркая да алырга теләмәделәр. Белмим, бәлки моңа минем авыруым сәбәпчедер. Минем уң аягым сулына караганда өч сантиметрга кыскарак, ә аяк очы читкә борылган, ләкин бу миңа йөрергә комачауламый. Хәрәкәт ягыннан мин чикләнмәгән. Бу – комплекслы тернәкләндерү нәтиҗәсе, – дип сөйләде Денис, – шул исәптән “Астра” инвалид балалар өчен җирле тернәкләндерү үзәгендә дә.

Сүз уңаеннан, “Астра” белән Денис Мостафинның аерым истәлекләре бәйле. Аның сөйләвенчә, бервакыт, тернәкләндерү үткән вакытта ул авырудан... төзүчегә әйләнә.

– Мин “Астра”га килгән идем, шунда бер эшче белән сөйләшеп киттем, ул тоз бүлмәсен ремонтлый иде, ә мин аңа булышырга булдым. Шулай итеп, инвалид балаларга булыша торган бу учреждениене ремонтлауга мин дә үз өлешемне керттем булып чыга.

Денис күп балалы гаиләдән. Аның кечкенә энесе һәм сеңлесе бар. Әйтергә кирәк, холкының бер ягы – тыйнаклык. Мәсәлән, ул фотога төшергә яратмый. Егетнең бу сыйфатын инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Раил Шәрәфиев тә билгеләп үтте. Шуңа күрә, ни кызганыч, Денисны фотога төшереп булмады. Аның каравы ул бик теләп җирле спортчылар һәм ул үзе катнашкан спорт ориентлашуы буенча Дөнья чемпионатыннан фотолар белән уртаклашты. Бу фотода төшкән кешеләрнең барысы да газетада күренүгә лаек, чөнки алар – бернигә карамастан рухлары сынмаган кешеләр, – диде Денис.

Дөрес юлда

Бүген инвалидларның җирле иҗтимагый оешмасында 550гә якын кеше тора. Оешма рәисе Раил Шәрәфиев сүзләренә караганда, аларның һәр унынчысы спорт белән актив шөгыльләнә. Нигездә – армрестлинг, җиңел атлетика, йөзү, шашка һәм шахматлар белән. Алар җирле ярышларда гына түгел, ә республика күләмендә, хәтта гомумроссия ярышларында да актив катнаша. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә алабугалы Александр Акбашев пауэрлифтинг буенча Дөнья чемпионатында катнашу өчен Санкт-Петербургка киткән.

 

Фотода Денис Мостафин – өске рәт, сулдан өченче. 2018 ел, җирле спортчылар спорт ориентлашуы буенча Дөнья чемпионатында катнаша.

 

Фото Денис Мостафинның шәхси архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев