Алабуга нуры

Сезнең балагыз “үзенчәлекле” булачак

Әлбәттә, һәрбер әни үз кызы яки улы өчен иң яхшы тормыш тели. Кемдер хыялларында баласын Олимпия чемпионы, кемдер – дөньякүләм танылган галим яки язучы итеп күз алдына китерә. Ләкин кайбер әти-әниләр үз балалары өчен иң гади әйберләр: аякка басып йөрү, ниһаять сөйләшергә өйрәнү, укол, табиб һәм хастахәнәләрдән башка яшәү турында хыяллана.

Бала сау-сәламәт булып тусын өчен нәрсә эшләргә, йөклелек вакытында нәрсәгә игътибар итәргә, һәм гаиләдә үзенчәлекле бала туса нәрсә эшләргә кирәклеге турында “Алабуга үзәк район хастахәнәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибының балачак һәм бала табарга ярдәм итү буенча урынбасары Гөлнара Солтанова белән сөйләштек.

– Исәнмесез, Гөлнара Рәүфовна, безнең район турында сөйләсәк, әти-әниләр балалар гариплегенең нинди төре белән ешрак очраша?

– Бездә беренче урында психик тайпылышлар тора, икенче урында – тумыштан килгән аномалияләр (мәсәлән, йөрәк кимчелекләре, үзәк нерв системасы авырулары, бүсерләр), өченче урында – шикәр диабеты. Аннан соң неврологик һәм офтальмологик (күз) тайпылышлар, шулай ук онкология килә.

– Нинди балалар “куркыныч яный торган зона”га керә?

– Ни кызганыч, бу – социаль имин булмаган мохит, ягъни сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып барган әти-әниләрнең балалары. Һәм, әлбәттә, җитлекми туган, экстремаль түбән тән массалы (бер килограммга кадәр) балалар. Кызганычка, ел саен бездә бер-ике шундый бала туа. Дөньяга әзер булмаган, өлгермәгән килеш туганлыктан, алар күрү, сулыш алу, ДЦП (балалар церебраль параличы) формалашу куркынычы зонасында.

– Сәламәт бала тудыру өчен, хатын-кызга ни эшләргә кирәк?

– Беренче чиратта, йөклелеккә бик җаваплы карарга, аны алдан планлаштырырга кирәк. Терапевтта һәм гинекологта бөтен кирәкле тикшерүләрне үтәргә, ягъни иң элек хатын-кызның үз сәламәтлелеген тәртипкә китерергә. Тормыш иптәше турында да онытмаска, аңа да тикшеренергә кирәк. Таләп ителсә, икесенә дә дәваланырга. Генетикта тикшерү уздырылса, тагын да яхшырак, бигрәк тә хатын-кызның моңа кадәр баласы төшкән яки вакытыннан алда бала тапканы булса.

– Йөкле хатынның хатын-кызлар консультациясенә иртә куелуы нәрсәсе белән мөһим?

– Йөклелекнең иртә срогында бөтен кирәкле тикшерүләрне һәм УЗИны үтү бик мөһим, шул исәптән эксперт класслы УЗИны да. Моның өчен барлык хатын-кызларны йөклелекнең 14 атнасына кадәр Түбән Камага җибәрәбез. Шунда ук алар генетик тайпылышларны мәсәлән, Даун синдромын ачыклау өчен кан бирәләр. Йөклеләргә үз хәлләренә аеруча игътибарлы булырга, кан басымын контрольдә тотырга, преэклампсия яки яралгы янындагы суларның агуы кебек куркыныч өзлегүләрне булдырмас өчен, үзләрен аз гына начаррак хис иткән очракта да шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлбәттә, дөрес тукланырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим.

– Шулай да, хатын-кызга сезнең балагыз тайпылышлар белән туачак, дисәләр, нәрсә эшләргә?

– Кызганыч, мондый хәлләр булгалый. Ул очракта без консилиум җыябыз һәм йөклене Казанга, республика клиник хастаханәсенә җибәрәбез. Бернигә карамастан, баланы калдырырга яки йөклелекне өзәргәме икәнен алга таба хатын-кыз үзе хәл итә. Медицина күрсәткечләре буенча йөклелекне теләсә кайсы вакытта өзәргә була, әлбәттә, Казанда. Әгәр хатын-кыз бала табарга хәл итсә, ул шулай ук йөклелекнең ахырына кадәр яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясе һәм башкала табиблары күзәтүе астында калачак. Баланы башкалада, өченче дәрәҗәдәге бала тудыру йортында табачак, андагы белгечләр, таләп ителсә, операция ясый яки башка медицина ярдәме күрсәтә алачак. Алга таба мондый баланы без күзәтәбез, ул инде туган, ул яшәргә хокуклы. Балаларны гарип һәм гарип түгелләргә аерырга ярамый, алар барысы да бала, дип юкка гына әйтмиләр бит.

– Кагыйдә буларак, мондый очракларда алабугалылар нинди карар кабул итә?

– Быел, мәсәлән, безнең хатын-кызларда тумыштан аномалияле җиде бала туды.

– Бөтен саклык чараларына карамастан, үзенчәлекле бала туса нишләргә?

– Бу очракта баланың әти-әнисе безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Без аларга медицина-социаль экспертизага юллама бирәбез, әлеге тикшерү инвалидлык бирү турында карар кабул итә. Моның ярдәмендә бала бушлай тернәкләндерү, социаль яклау линиясе буенча түләүләр, дарулар, ортопедик аяк киеме , санатор-курорт дәвалавы алу хокукына ия булачак, шуңа күрә инвалидлыкны рәсмиләштерү бик мөһим.

– Сез инвалидлыгы булган балаларны гына тернәкләндерүгә җибәрәсезме?

– Юк. Соңгы елларда “Астра” үзәгенә иртә реабилитацияләү өчен без инвалид булмаган, әмма хәвеф-хәтәр төркеменнән балаларны комиссия белән җибәрәбез. Нигездә, бу җитлекми туган балалар. Бу инвалидлыкка юл куймас өчен эшләнә, чөнки баланың баш мие бер яшькә кадәр сыгылмалы, бу күп нәрсәне төзәтеп була торган “алтын вакыт” дип санала.

– Инвалидлык – гомерлеккәме?

– Юк. Кайчагында без инвалидлыктан төшерәбез. Быел, мәсәлән, өч бала төшерелде. Мин барлык ата-аналарга сәламәт бала тууын телим.

 

Бүген Алабугада 0 дән 17 яшькә кадәрге 376 сәламәтлеге чикләнгән бала яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: