Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

2-8 августка йолдызнамә

Кыслалар өчен атна вакыйгаларга бай булырга мөмкин, ә кызлар теләсә кайсы өлкәдә уңышка ирешә ала.

Кучкар
Атнаны уңышлы башлыйм дисәгез, барысы да үзегездән тора. Тирә-юньдәгеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга тырышыгыз. Яңа дуслар табарсыз. Ялгызлар үз парын табарга охшап тора.

Үгезбозау
Иҗат эшенә бирелгәннәрне илһам ташламас. Сәяхәт яратучыларга юлга җыенырга була. Иҗтимагый эшләргә артык игътибар итмичә, үз эшләрегезне тәртипкә салыгыз.

Игезәкләр
Күбрәк кеше арасында йөрергә тырышыгыз. Үзегезне сәхнә эшчәнлегендә сынап карагыз. Курсларда укып алу да комачауламас. Шәхси тормышыгызны җайларга да вакыт табыгыз.

Кысла
Атна вакыйгаларга бай булырга мөмкин. Эштә нык тырышырга туры килер. Начар гадәтләрне, мәсәлән, тәмәке тартуны ташлау өчен менә дигән вакыт. Сәламәтлекне ныгыту кирәклеген онытмагыз. 

Арыслан
Һөнәри осталык булдыру бик мөһим. Шуннан соң инде эш урынында үсү турында да уйларга була. Эшегезне җентекләп башкарсагыз, керемегез артыр. Хезмәт сөючәнлек сезгә ярдәм итәр.

Кыз
Теләсә кайсы өлкәдә уңышка ирешеп була. Җәмәгать эшләрендә актив булыгыз. Алдан күрүчәнлек сыйфатларыгыз ныгыр. Сәламәт яшәү рәвешен саклагыз. 

Үлчәү
Эчке дөньясы бай кешегә сәнгать белән бәйле эшләрдә катнашу әһәмиятле. Әйләнә-тирәгә уңай мөнәсәбәтле булу да көткән нәтиҗәләргә ирешүдә булышачак. 

Чаян
Икеләнүләрдән арынырга вакыт. Атна очрашулар вәгъдә итә. Тормышыгызда сезне аңлаучы кеше килеп чыгып, ярдәм кулы сузар. Аның игътибары күңелегезгә шатлык китерер.

Укчы
Тырышлыгыгызны күреп, таный башларлар. Үзгәрешләр өмет итсәгез, хәзердән үк эш башлагыз, ләкин нәтиҗәсе соңрак булыр. Очраклы гына булып тоелган танышулар эзсез калмаска мөмкин. 

Кәҗәмөгез
Нинди эшкә тотынсагыз да, ерып чыгачаксыз. Якыннарыгыз өчен яхшылык эшләү йөрәккә ял бирер. Бүгенге уңышларыгызга сөенеп яшәгез. Сәләтле булуыгыз белән башкалар да горурланыр. 

Сукояр
Сез әледән-әле тормышыгызда нидер үзгәртергә телисез, әмма вакыйгаларны ашыктырырга ярамый. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бу атнада ук теләкләрегез тормышка ашмаска мөмкин.

Балык
Арыганлык үзен сиздерсә дә, ял алырга иртәрәк. Көчегез бар чагында, башланган эшне тәмамлау мөһим. Аралашу даирәсен киңәйтергә була. Яңа танышлар яисә иске дусларыгыз сезгә булышыр.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев