Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

2013 ел – Көнчыгыш календаре буенча Елан елы

Яңа 2013 ел - Елан елы. Ул 2013 елның 10 февраленнән 2014 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Елның галәм элементы - су, елан төсе - кара. Димәк, яңа 2013 елның талисманы - Кара су Еланы. Кара төс Галәмне, поляр төннең төсен, "упкын өстендәге караңгылыкны" символлаштыра. Су Еланы - барысын җимерүче табигать көченең су ташкыны. Бу ел символы үзе белән җәмгыять һәм шәхескә кагылышлы катлаулы мөнәсәбәтләр алып килә, ләкин барлыкка килгән ситуацияне сез һәрвакыт үзегезгә отышлы якка үзгәртә алачаксыз.

Яңа 2013 елны (Елан елын) ничек каршыларга?

2013 ел - Кара су Еланы елы. Аны гаилә түгәрәгендә, тыныч шартларда каршы алырга киңәш ителә. Европа кешесе өчен елан - ул явызлык белән ассоциацияләнүче хайван, ләкин кытайлыларда ул акыллылык һәм тыйнаклыкны гәүдәләндерүче, ихтирамга лаек хайван. Әлбәттә, һәр елны һәм шулай ук Яңа 2013 елны үзеңчә каршы алырга кирәк, ләкин Елан елының көнчыгыш календарьдагы башка билгеләр өчен дә хас булган Яңа ел каршылау традицияләре белән туры килүче гомуми мизгелләре бар. Сәгать сукканчы берничә минут алдан, бар мәшәкатьләрегезне калдырып, узып баручы Аждаһа елына рәхмәтегезне әйтеп, 2012 ел белән бәйле яхшы мизгелләрне исегезгә төшерегез. Яңа ел сәгате суккач, шул ук минутлардан яхшылык турында уйлагыз, игелек, яхшылык эшләргә ниятләнегез, изгелеккә һәм гаделлеккә омтылыгыз.

Астрологлар мәхәббәтегезне кешеләргә бүләк итәргә киңәш итә, чөнки яңа 2013 елны ул, һичшиксез, сезгә меңләп кире кайтачак. Бар тирә-як мәхәббәткә күмеләчәк. Нәтиҗәдә, кеше җаны чистарак, баерак, ә дөнья көчлерәк булачак. Бәлки, бу сүзләр кемдер өчен уйлап чыгарылган һәм чынга ашмас кебек тоелыр, ләкин, һичшиксез, шуңа омтылырга кирәк, чөнки башкача тормышыбызда Яңа елда бер яхшы әйбер дә булмас.

Яңа Елан елы әкрен, салмак көй фонында бәйрәм ителергә тиеш. Аеруча классикларның музыкаль әсәрләре һәм медитатив көйләр туры киләчәк. Су Еланы яшеренергә күнеккән, ләкин сирәк булса да кояшта иркәләнергә ярата. Елан тавыш яратмый, шуңа күрә бәйрәмне төнге клубта яки ресторанда каршылау дөрес булмас. Яңа елны зур булмаган җыйнак бүлмәдә, дачада яки шәһәрдән читтә урнашкан уңайлы йортта каршыларга киңәш ителә.

Елан - консерватив хайван, шуңа күрә Яңа елны классик рәвештә каршылау - иң яхшы вариант. Яңа 2013 елны үзенчәлекле, оригиналь рәвештә каршылау омтылышлары аяныч хәлләргә китерергә мөмкин.

Яңа Елан елын нәрсә киеп каршыларга?

Кара су Еланы елына киемдә төрле төс гаммасы тәкъдим ителә: зәңгәр, яшелнең караңгы төсмерләре һәм, әлбәттә, кара төс. Күлмәкләргә килгәндә, алар сыланып торган, ялтыравыклы, төрле озынлыкта булырга тиеш. Бәйрәм көнне сезнең янда якын кешеләр булса да, Яңа елны көндәлек өй киемендә каршыларга киңәш ителми. Киемне стразы, япма (накидка) яки күренмәле шифоннан шарф белән дә бизәргә мөмкин. Бизәкләрдә дә урталык саклагыз: төрле төсле муенса һәм мишура такмагыз, алар күбрәк яңа ел чыршысына килешәчәк. Маникюрны бер тонлы (бер төсле) ясарга кинәш ителә. Ирләр классик кәчтүм һәм үтүкләнгән күлмәк кисә яхшырак булачак. Галстук яки күбәләк шулай ук еланны шатландырачак һәм ул якынлашып килүче Яңа елда сезгә карата бик катгый булмаячак. Яңа ел алдыннан кырыну бик мөһим. Хатын-кызларга чәчләрен прическага җыймаска, ә мөмкинлек булса, киресенчә, туздырырга яки бөдрәләтергә кирәк. Бөдрәләнгән чәчләр җитез, бөгелүче еланны символлаштыра.

Яңа ел өстәлендә нәрсә булырга тиеш?

Яңа ел менюсы күбесенчә итле булырга тиеш. Еланнар - ерткыч хайваннар. Шул сәбәпле, өстәлдә балык, кош, куяннан ашамлык булырга тиеш. Бака яки кысланы да өстәлгә куярга мөмкин. Йомырка да бәйрәм ашамлыкларының аерылгысыз ингридиенты булачак. Балык - яңа ел өстәлендә су стихиясенең котылгысыз вәкиле. Елан кебек бизәлгән ашамлык якынлашып килүче елның символы булачак. Елан яшеллек ярата: ашамлыкларны яшеллек белән бизәгез. Өстәл әзерләгәндә хуш исле таяклар да кулланырга мөмкин. Яңа ел көнендә үзегезне ашауда чикләмәгез. Бәйрәм үткәч диета саклау яхшырак.

Яңа елга йортны ничек бизәргә?

Яңа 2013 елның стихиясе - су, шуңа күрә фатирны ракушка, диңгез йолдызы, сигезаяк һәм балык сүрәтләре белән бизәгез. Өстәл япмасы, салфетка һәм савыт-саба диңгез төсмерендә булса яхшырак. Елан фигураларын сатып алып дусларыгызга бүләк итәргә онытмагыз! Сувенирларны үз кулларыгыз белән кәгазь, балчыктан да ясарга мөмкин! Якынлашып килүче Елан елын канәгатьләндерер өчен, шуларның берсен үзегезгә дә калдырырга онытмагыз!

Якынлашып килүче Елан елы белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев