Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

26 июль — 1 август өчен йолдызнамә

Арысланнар тормышында актив чор башлана. Сез барлык планнарыгызны тормышка ашыра алачаксыз. Ял көннәрендә исә тынычлап ял итегез.

КУЧКАР. Бу атнада күптән күрешмәгән кеше белән очрашуыгыз мөмкин. Cезне карьера өлкәсендә уңышлар көтә. Кемдер яңа эш табачак, кемдер югарырак дәрәҗә яулар.

ҮГЕЗБОЗАУ. Туганнарыгыз һә дусларыгыз сезгә киңәш сорап
мөрәҗәгать итәр. Аларга көчегездән килгән кадәр ярдәм итегез. Атна ахыры сатып алуларга уңай булачак.

ИГЕЗӘКЛӘР. Бу атнада яраткан кешегез белән сүзгә килүегез мөмкин. Бу исә сезне шәхси мөнәсәбәтләрегез турында уйланырга мәҗбүр итәчәк.

КЫСЛА. Атна романтик очрашулар өчен уңышлы булыр. Хәтта элекке мәхәббәт хисләре кабат уянырга мөмкин.

АРЫСЛАН. Сезнең тормышта актив чор башлана. Сез барлык планнарыгызны тормышка ашыра алачаксыз. Ял көннәрендә исә тынычлап ял итегез.

КЫЗ. Бу атнада башлап ташлаган эшләрегезне ахырына кадәр
Җиткерегез, чөнки алда сезне яңа эшләр һәм җиңүләр көтә.

ҮЛЧӘҮ. Якын дусларыгыз белән аралашыгыз, дип киңәш итә йолдызлар. Моңа колак салу бер дә комачауламас.

ЧАЯН. Теләкләрегез мөмкинлекләр белән каршы киләчәк, әмма бер дә борчылмагыз, икенче атнада барысы җайланыр.

УКЧЫ. Ашыгып карар кабул итмәгез, берничә көннән кире
уйлавыгыз бар. Барысын да аек акыл белән эш итегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Алда килеп туган проблемаларыгызны чишү өчен дусларыгыз, танышларыгыз ярдәменә өмет итмәгез. Үз көчегез белән хәл итсәгез, уңышлырак булыр.

СУКОЯР. Якын арада сез күптән хыялланган әйберне сатып ала алачаксыз. Ял көннәрендә исә гүзәллек салоннарына барып, үзегезне тәртипкә китерегез.

БАЛЫК. Бу атнада акча эшләү өчен берничә мөмкинлек булачак. Берсен генә сайлап алыгыз. Атна ахырында хисләргә бирелмәгез, уйлап эш итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев