Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

5 июльдән 11 июльгә кадәр йолдызнамә

Кыслаларны бөтен яктан да иҗади чор, ә кәҗәмөгезләрне тынгысыз атна көтә. Балыклар өчен һөнәри һәм финанслар өлкәсендә эш башлау өчен яхшы атна булачак.

Кучкар
Мөмкинлегегездән килмәстәй эшләрдә әйдәп йөрмәгез. Бу хезмәт урынына да, шәхси тормышыгызга да кагыла. Вакытлыча гына читтән күзәтүче булып калыгыз. 
Үгезбозау
Күңел халәтегезнең уңайлылыгын боза торган нәрсәләрдән ваз кичегез. Шулай да гадәти тормыш рәвешегезне кинәт кенә үзгәртмәгез, югыйсә, кәефегез төшәр. Туганнарыгыз һәрчак булышырга әзер.
Игезәкләр
Нәрсәгә генә тотынсагыз да, сезгә ирек бирелгән. Теләкләрегез тормышка аша башлагач, янәшәгездәгеләрнең дә мәнфәгатьләрен кайгыртыгыз, артыгын теләү кирәкмәс.
Кысла
Бөтен яктан да иҗади чор көтелә. Эш урынындагы мәсьәләләрне чишүдә туганнарыгыз, якыннарыгыз булышыр. Яшь кызларны матур танышулар көтәргә мөмкин. 
Арыслан
Көчегез ташып торыр, һәм үзегезне һәрвакыт шәп хис итү өчен, аны дөрес куллана белү мөһим. Күптәннән калып килгән гаилә мәшәкатьләренә игътибар сорала. 
Кыз
Биредә һәм хәзер яшәргә тырышыгыз. Сезгә бәйләнмәгән сәбәпләр аркасында, ниятләрегезнең еш үзгәреп торуы бар. Эш буенча гел йөреп торырга туры килмәгәе. Ял итәргә онытмагыз. 
Үлчәү
Сезнең уңышка ирешә алуыгыз җәһәтлектән тора. Хаталардан курыкмыйча, максатка таба барыгыз. Сыналу — ул җәза түгел. Хезмәттә һәм мәхәббәттә үзегезне күрсәтергә вакыт.
Чаян
Яраткан кешеләр белән дә, дуслар-иптәшләр белән дә куркынычсыз араны саклагыз. Эштә искитәрлек планнар кормагыз. Бу атнада үзегезнең сәламәтлекне кайгырту яхшырак булыр. 
Укчы 
«Тәвәккәллек таш яра», — диләр. Теләсә кайсы башлангыч уңыш китерергә охшаган. Язмыш сезгә үзгәрешләр әзерләп тора сыман. Моңа әзер булу өчен, рухи кыйммәтләрегезне барлагыз.
Кәҗәмөгез
Тынгысыз атна көтелә. Икеләнүләрдән арыну кыен булыр, ахры. Үлчәүнең бер ягында карьера уңышы, икенчесендә — гаилә иминлеге. Сайларга туры килгәндә, йөрәгегезне тыңлагыз, акыл да эшләсен.
Сукояр
Якты истәлек булып калырлык вакыйга килеп чыгарга мөмкин. Бүген башлаган гамәлләрегез алга таба да уңышлы дәвам итәр һәм яхшы нәтиҗәләргә китерер.
Балык
Һөнәри һәм финанслар өлкәсендә эш башлау өчен яхшы атна. Тик һәр нәрсәдә үзегезгә генә таянырга кирәк булачак. Иң кыен очракта гына, бары якын кешеләрдән генә ярдәм сорагыз.

фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев