Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Алабуга медиклары ачык тәрәзәнең куркыныч булуы турында искә төшерә

Күптән түгел безнең шәһәрдә 5яшьлек бала икенче каттагы ачык калган тәрәзәдән егылган.

Күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәләрнең бала тормышы өчен никадәр куркыныч булуын оныта. 

Күптән түгел Алабугада 5яшьлек бала, москит челтәренә таянып, икенче каттагы тәрәзәдән егылган. Бәхеткә, бала исән һәм күптән түгел хастаханәдән өенә чыгарылган. 

Тәрәзәдән егылу — балалар травматизмына һәм үлеменә китергән төп сәбәпләрнең берсе, бигрәк тә шәһәрләрдә. Ел саен биеклектән егылудан бик күп бала үлә.

Гади генә киңәшләрне истә тотканда, баланы тәрәзәдән егылудан саклап калырга була: 
— Бала тәрәзә төбенә менә алмасын өчен, йорт җиһазларын тәрәзә янына куймагыз. 
— Тәрәзәгә якын куелган кровать яки башка җиһазларда сикереп уйнауны тыегыз. 
— Беркайчан да москит сеткаларга ышанмагыз! Алар баланы егылудан тотып кала алмаячак. 
— Мөмкинлек булганда тәрәзәләрне өскә таба ачыгыз, тулысынча ачмаска тырышыгыз. 
— Бала үзе тәрәзәне ача алмасынга, тәрәзәгә блокираторлар урнаштырыгыз. 
— Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтегез.
— Балага тәрәзәдән нәрсә дә булса күрсәткән вакытта — ныгытып тотыгыз һәм баланың кисәк ясарга мөмкин булган хәрәкәтләренә әзер торыгыз. Баланы киеменнән тотмагыз. 
— Балаларны беркайчан да караусыз калдырмагыз! Игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев