Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Алсу Фазлыевадан нарат күркәсе кайнатмасы рецепты

Җырчы кайнатманы көненә бер-ике кашык кына ашарга киңәш итә. 

Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы.

Кайнатма ясар алдыннан аны суда юып алырга һәм саркытырга кирәк.

Зур кәстрүлдә сироп ясыйбыз: 1 литр тирәсе су һәм 1 кг күркәгә 1,8 кг шикәр комы кирәк була. Баллы су әзер булгач, күркәне салырга һәм 1 сәгать чамасы әкрен генә кайнатырга. Сагызлана башлагач, кайнатуны туктатырга, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга. Күп ашарга ярамый, көнгә бер-ике кашык кабып куйсаң бик яхшы. Файдасы бар. Һәрберегезгә сәламәтлек телим«, — дип яза җырчы.

Инстачылар күркәләрен дә ашарга ярыймы, дип сораулар язган. «Әйе, ашыйсың килсә, ашыйсың. Йомшак була бит ул», — дип язган бер ханым.

Хәзер нарат бөреләрен җыярга киңәш итүчеләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев