Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Бахилаларга бәхиллек

Ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры­ның граж­дан­нар­дан ба­хи­ла­лар өчен ак­ча алыр­га ха­кы юк. Бу хак­та ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы ки­сә­тә.

ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы­на дә­ва­лау-про­фи­лак­ти­ка уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә ба­хи­ла­лар­ны санк­ци­я­лән­мә­гән төс­тә са­ту бу­ен­ча ха­лык­тан ши­ка­ять­ләр һә­ман ка­бул ите­лә. Мон­дый хо­кук бо­зу­лар­ны ки­сә­тү һәм са­ни­тар-ги­ги­е­на та­ләп­лә­ре үтә­ле­ше мак­са­ты бе­лән ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре җи­тәк­че­ле­ге­нә граж­дан­нар­ны ба­хи­ла­лар бе­лән тәэ­мин итү тәр­ти­бе ту­рын­да мәгъ­лү­мат җит­ке­рә. Бу хак­та ми­нистр­лык­ның рәс­ми сай­ты хә­бәр итә.

Фе­де­раль дә­рә­җә­дә­ге нор­ма­тив-хо­ку­кый акт­лар ни­ге­зен­дә ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­рын­да сыр­хау­ха­нә эчен­дә­ге йо­гыш­лы авы­ру­лар ки­леп чы­гу­ын, алар­ның та­ра­лу­ын ки­сә­тү бу­ен­ча ча­ра­лар га­мәл­гә ашы­ры­лыр­га ти­еш. Мо­ңа бәй­ле рә­веш­тә сыр­хау­ха­нә һәм ши­фа­ха­нә­ләр­гә ки­лү­че­ләр­нең ал­маш аяк ки­е­ме бу­лыр­га яки алар ба­хи­ла­лар ки­яр­гә ти­еш. Шу­лай ук ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­се оеш­ма­сы ад­ми­нист­ра­ци­я­се­нең ба­хи­ла­лар са­ту бу­ен­ча тер­ми­нал­лар ку­яр­га хо­ку­кы юк.

ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы дә­ва­лау оеш­ма­ла­рын­да ба­хи­ла­лар бе­лән за­кон­сыз төс­тә сәү­дә итү оч­рак­ла­рын бул­дыр­мау бу­ен­ча ча­ра­лар кү­рү­не та­ләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев