Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

«Бал» торты!

«Тәмле көрәш» бәйгесе дәвам итә. Бу юлы сезнең игътибарга Мөнҗия Гыймрановадан торт рецепты. 

Камыр: 
60 грамм ак май
0,5 стакан шикәр комы
2 аш калагы бал
1 йомырка
0,5 чәй калагы сода.

Әзерләү:
Барысын бергә парда эретәбез, бер масса хасил булганчы болгатабыз. Пардан алабыз һәм камыр күпме ала, шул кадәр он кушабыз. Әзер камырны 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
 

Крем:
700 грамм сөт
0,5 стакан шикәр комы
1 йомырка
2 аш калагы он 
1 гр ванилин.
Ут өстендә болгатып крем ясыйбыз.Сүндергәч,100 грамм ак май салабыз. Камырны 7 кисәккә бүләбез, һәрберсен духовка мичендә пешереп алабыз. Коржлар суынгач крем ягып, тортны җыябыз. Валчыкларын өстенә сибәбез. 
Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев