Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Балалар өчен эремчек запеканкасы

Бу тәмле дә, файдалы да ризык тиз әзерләнүдән тыш, балалар күңеленә хуш килә. Бирелгән продуктлар күләменнән 4 порция чыга.

Ингредиентлар:

Эремчек - 500 гр.;

йомырка - 2 данә;

шикәр комы - 2 чәй кашыгы;

тәменчә тоз;

манный ярмасы - 1 аш кашыгы;

сөт өсте - 3 аш кашыгы;

панировка өчен сохари;

үсемлек мае.

Әзерләү:

1. 500 грамм эремчекне чәнечке белән изеп вакларга, йомырка, шикәр комы, бер чеметем тоз һәм манный ярмасы кушарга. Барысын да әйбәтләп болгатырга.

2. Пешерү өчен форманы майларга һәм сохари сибәргә. Формага эремчекле массаны салып тигезләргә һәм өстен сөт өсте белән майларга. Запеканканы 200 градуска кадәр кыздырган духовкага тыгып куярга. Запеканка өсте кызарганчы, якынча 20 минут тотарга.

Табынга сөт өсте яки җиләк кайнатмасы салып бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев