Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Балык пирогы

Камыр өчен: Кефир - 1 стакан; үсемлек мае - 3 аш кашыгы; ике стакан он; 2 йомырка; тоз.

Эчлек өчен:

яшел суган;

бер банка скумбрия консервасы.

1. Бер савытка йомырка, кефир, он, үсемлек мае һәм тоз салып яхшылап болгатырга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.

2. Балык консервасын ачарга һәм аерым савытта балыкны чәнечке белән изәргә. Вак итеп туралган яшел суганны балык белән кушарга.

3. Әзер камырның яртысын табага салырга, өстенә балыктан ясалган эчлекне җәергә, өстенә калган камырны салып бетерергә.

4. Пирогны кызган духовка мичендә 30-40 минут пешерергә.

5. Тышы катылану белән пирогны каймак яки ак май белән майлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев