Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Белен пешерү серләре

Белен пешереп карамаган хуҗабикә юктыр. Беренче карашка, бу ризыкны әзерләүдә бернинди дә катлаулы нәрсә юк кебек. Әмма пешерә башлагач, кайбер кыенлыклар туарга, әлеге ризык без теләгәнчә килеп чыкмаска мөмкин. Шулай итеп, без сезгә тәмле белен пешерү серләрен ачабыз.

- Иң мөһиме — кулланыла торган азык-төлек сыйфатлы һәм бөтен ингредиентлар бүлмә температурасында булсын.
- Сөт яки кефирның бик майлы булмавы шарт. Ә сөткә минераль су кушсаң, белен челтәрле килеп чыга.
- Беленнәрне иң яхшысы чуен табада пешерү, чөнки ул тигез җылына.
- Сөт җылы, әмма кайнар булмаска тиеш. Онны, һичшиксез, иләргә кирәк.
- Камыр әзер булуга ук пешермәгез. Аны 20 минут тоткач кына пешерә башлагыз.
- Йомырканы чәнечке белән аерым савытта күпертү яхшырак, аңа бер чеметем тоз һәм шикәр дә кушарга була. 
- Камырга шикәр комын артык күп кушарга ярамый, югыйсә ул яна.
- Он белән сөтне бергә кушу әйбәтрәк, шуннан соң гына катнашмага йомырка өстәргә кирәк.
- Әгәр камыр куерак килеп чыкса, аңа су өстәргә була. Әмма сөт кушу киңәш ителми, югыйсә ул янарга мөмкин.
- Таба һәм андагы май яхшы кызган булырга тиеш. Югыйсә белен табага ябышачак, төерле булачак. Әгәр белен ертылса, камырга он өстәргә кирәк дигән сүз. Бераз он кушып, берничә минут көтеп торыгыз, аннары гына пешерүне дәвам итегез.
- Тагын бер киңәш — камырга пешерер алдыннан 1 генә кашык үсемлек мае өстәсәгез дә, ул табага ябышмаячак. Сүз уңаеннан, әгәр дә камырга май салынса, табаны беренче беленне пешерер алдыннан гына майлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев