Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Берлинча бавыр

500 г сыер бавыры, 2 алма, 1 суган, тәменчә тоз, борыч, 1 бал кашыгы төелгән баллы паприка, 0,5 бал кашыгы карри, он, үсемлек мае.

Бавырны кисәкләп турарга, элпәләреннән арындырырга. Онда әвәләп, үсемлек маенда бер ягын кыздырырга, алтынсу төскә кергәч, тоз, борыч сибеп, икенче ягын кыздырырга. Болай эшләсәң ул сусыл, йомшак була. Бавырларны кәгазь тастымалга тезеп, артык маеннан арындырырга. Алманың үзәген алып, телемләп турарга. Кабыгын әрчергә дә була. Бавыр кызганнан соң калган майда уртача утта кыздырырга. Тәлинкәгә бушатырга. Табага тәгәрмәчләп туралган суган салып, тоз, паприка, карри сибеп, болгата-болгата кыздырырга. Бу вакытта суганга бавыр, алма тәме дә сеңәчәк. Махсус тәлинкәгә алма, аннан соң бавыр, суган салып, 2-3 минутка микродулкынлы мичкә куярга яки 5-7 минут духовкада тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев