Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Диңгез суы ябыктыра

Су — яшәү чыганагы, кеше организмы өчен бик тә кирәк.

Аның файдасы турында галимнәр дә, табиблар да күп сөйли. 

-    Яңгыр суы чагыштырмача йомшак, барлык сулар арасында аның дымлылыгы югары, шуңа күрә ул тиз бозыла.

-    Салкын су эчү нервлар өчен зарарлы. Ревматизм, подагра, сары су авыруы, ашказаны һәм бәвел куыгында авырулар булганда да салкын су эчәргә ярамый.

-    Диңгез суын эчү ябыктыра. Сары су авыруы һәм паралич булганда файдалы.

-    Кайнар су азыкны ашказанының аскы өлешенә төшерә, сусауны баса, күз авыруларына каршы тора.

-    Кое суы елга суына караганда начаррак. Елга суын коеныкы белән катнаштырырга ярамый. 

-    Җыелган су (аеруча агачлар һәм камышлар арасындагысы) начар була. Ул талакны зурайта, эчәклекләргә зарарлы, сары су авыруын китереп чыгара.

-    Начар суны яхшыртырга була. Аның ысуллары шактый. Иң гади ысул — аны чиста туфрак белән болгаталар, су тонгач аны эчәргә була. Тозлы суны да эчәргә яраклы итәргә була. Моның өчен аңа серкә өстиләр. Шулай ук суган белән дә чистарталар. 

-    Әгәр һава эссе булса, су җитмәсә, аны азрак эчәргә һәм сусауны басу өчен суга серкә өстәргә кирәк. 

-    Физик хезмәттән һәм күнегүләрдән соң су эчү киңәш ителми. Чыдар хәлегез калмаса, суны бик аз гына, акрын-акрын гына эчегез.

-    Төнлә йокыдан уянып, су эчү дә файдага түгел.

-    Ашаганнан соң да салкын су эчәргә кушмыйлар. Әгәр дә бик эчәсегез килсә, аз-азлап кына, авыз эчендә озаграк тотып эчәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев