Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Эремчекле рогаликлар

Бу ризык - эремчек яратучыларга. Хәер, эремчекне үз итеп бетермәүчеләр дә бу рогаликларны яратып ашар. Тәмле, йомшак, әзерләве дә тиз.

 Кирәк:
Сыер мае — 100 гр
Йомырка — 1
Эремчек — 100 гр
Каймак — 100 гр
Шикәр комы — 1 а.к.
Чеметем тоз
Разрыхлитель 1 ч.к
Он — 280 гр
Эчлекне җаныгыз теләгәнне ясап була. Без караҗимеш джемы белән пешердек.

Әзерләү:
Савытка барлык ингредиентларны салырга: эретелгән сыер мае, каймак, йомырка, эремчек, шикәр, тоз, разрыхлитель. Барысын да яхшылап болгатканнан соң акрынлап он өстибез. Кулга ябышмый торган йомшак камыр басабыз. Камырны түгәрәк итеп җәябез һәм 8 тигез өлешкә бүләбез (өчпочмаклап). Эчлек өчен әзерләнгән караҗимеш джемын бер чәй калагы күләмендә алып, камырның киңрәк ягына салабыз һәм рогалик формасына китереп бөтерәбез. 
Рогаликларны 180 градуста 20-25 минут духовкада пешереп алабыз. Әзер рогаликлар өстенә шикәр пудрасы сибәргә була. 
Чәйләрегез тәмле булсын!

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев