Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Февраль кемнәргә бәхет вәгъдә итә?

Кучкар, Арыслан, Чаян һәм Кәҗәмөгезләр — киләсе ай сезгә бәхет яудыра. 

Кучкар үзендә көч, энергия, җимертеп эшлисе килү теләге тояр. Тормыш ритмы югары тизлектә булачак. Чаян белән Кәҗәмөгезгә бик ышанып бетмә. Бу эш мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт өлкәсенә дә кагыла. Ә менә үзең кебек Ут стихиясендәгеләргә күңелеңне ачсаң да була. Арыслан яисә Укчы белән нәтиҗәле, шәп эшләр майтара алачаксың. Сәфәр дә көтелә. Кучкар, февральдә бәхетле булыр өчен сиңа язмыш агымы буйлап агарга гына кирәк! Барысын да йолдызлар үзе башкарачак.

Арыслан дус, тышкы кыяфәтең белән мавыгып китеп, рухи үсеш хакында онытмадыңмы? Кышның соңгы аен эмоцияләр алудан, ял итүдән башласаң шәп булыр. Эштә бераз тәнәфес ясап, ял итеп алу хәерле. Ә менә мәхәббәт өлкәсендә зур уңышлар килергә мөмкин. Ял иткәндә оештырган мәдәни-күңел ачу программагыз яңа танышу яисә күптән күрешмәгән кеше белән очрашу вәгъдә итә. "Роман"нардан курыкмагыз. Алар җитди һәм озын гомерле булмакчы. Кыскасы, Арыслан, февральдә бәхет өчен сиңа ял һәм күңел ачу кирәк!

Чаянга эштәге мөнәсәбәтләргә игътибар итү киңәш ителә. Барысына да ышанып бару кирәкми! Соңгы арада бик ышанучан булып киттең бит... Бераз салкын акыл белән эш итсәң, матур биеклекләр яуларга һәм яхшы керем килергә мөмкин. Ай гади, җиңел, тыныч булачак. Икенче шәһәрдәге яисә райондагы кеше белән романтик мөнәсәбәтләр дә башланырга уйлый, дип ышандыра йолдызлар. Кызыклы мөнәсәбәтләр һәм эштә игътибарлылык бәхет китерер.
Кәҗәмөгез, ял итәргә вакыт! Эш турында уйлап йокыга таласың, эш турында уйлап уянасың. Ә бит сөйгән кешең хакында уйлап йокларга һәм уянырга кирәк, югыйсә. Тормышыңа очрашулар, романтик маҗаралар керт, һичшиксез, бәхет тоячаксың. Кыскасы, ашыгыч рәвештә ял һәм романтика кирәк!
Кызыл таң

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев