Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Гөмбә пылавы

Кичке ашка - тәмле гөмбә пылавы

Кирәкле ингредиентлар:
300 грамм озынча дөге
300-400 грамм шампиньон гөмбәсе
2 кишер
2-3 баш суган
80-100 грамм зәйтүн мае
тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр

Әзерләү:
Суган белән кишерне әзерләр алдыннан, дөгене юып, өстенә җылымса су салып куярга. Суганны вак итеп турап, йомшарганчы кыздырырга. Соңыннан уртача угычта уылган кишер салабыз. Гөмбәне нечкә пластиналарга турап, кишер янына салабыз. Бүленеп чыккан суы беткәнче кыздырып алабыз. Дөгенең суын агызып, яшелчә белән гөмбәләр янына салабыз һәм 1 — 2 минутлап кыздырабыз, соңыннан 1,5 литр кайнаган су салабыз. Капкач каплап салмак утта 12 минут пешерэбез, соңыннан тәмләткечләр салып тагын 15 минут тотабыз. Дөгене яшелчәләр янына салыр алдыннан кәгазьгә салып саркытып алырга киңәш ителә.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев