Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Гөмбәле жульен

Күпләр бу ризыкны яратып ашый. Һәм һәр хуҗабикә аны үзенчә пешерә. Без дә сезгә үз рецептыбызны тәкъдим итеп карыйк әле. 

Кирәк: 

-    250-300 гр тавык филесы 
-    100 гр шампиньон 
-    60 гр каймак (сливки), 10 %лы
-    1 суган
-    100 гр сыр (моцарелла әйбәт була)
-    1 аш кашыгы он
-    тәменчә тоз, борыч.

Әзерләү тәртибе:

1.    Тавык итен вак итеп турыйбыз һәм бераз май салып кыздырып алабыз.
2.    Суган һәм шампиньон гөмбәсен вак итеп турыйбыз.
3.    Ит, суган, гөмбәне бергә кушабыз, тозлап-борычлап табада әзер булганчыга кадәр томалап пешерәбез.
4.    Соңыннан каймак (сливки), 1 аш кашыгы он кушып, яхшылап болгатабыз һәм тагын 5 минут тирәсе пешерәбез. 
5.    Уттан алабыз.
6.    Барлыкка килгән катнашманы формаларга салабыз, өстенә сыр сибәбез.
7.    Духовкада өсте алтынсу төскә кергәнче пешерәбез (200 градуста якынча 10 минут).

Үзе тиз, үзе туклыклы һәм бик тәмле ризык әзер! 

Тәмле ашлар!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев