Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

«Гранатлы беләзек» салаты

Бик тәмле салат әзерләү ысулын тәкъдим итәбез сезгә.

Кирәкле ингредиентлар: 
250 грамм пешкән тавык ите
2 пешкән бәрәңге
2 пешкән чөгендер
2 каты пешкән йомырка
0,5 стакан әстерхан чикләвеге
1 анар
200-250 грамм майонез
Әзерләү ысулы:
1. Салат беләзек формасында килеп чыксын өчен, салат ясый торган савыт уртасына стакан куеп калдыралар. 
2. Салат катламлап ясала, һәр катына майонез сылана. Беренче кат — угычтан чыгарылган бәрәңге һәм бераз тоз, икенче кат — вак итеп туралган пешкән ит, өченче кат — кыздырылган суган, аннан соң угычтан чыгарылган кишер һәм бераз тоз, бишенче кат — вакланган әстерхан чикләвеге, алтынчы кат — угычтан чыгарылган йомырка, ахырда — угычтан чыгарылган чөгендер.
3. Салат өстенә гранат җимешләре сибеп, берничә сәгать суыткычта тотарга.
4. Салатны бераз суыткычта тотканнан соң, стаканны алыгыз. Салат нәкъ беләзеккә охшап калачак!
Тәмле булсын!

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев