Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Хуш исле һәм шифалы сирень

Иртән уянып тәрәзәне ачып җибәрүгә, тирә-якка бөркелгән сихри хуш истән кинәт башлар әйләнеп китә торган мәл - сиреньнәр чәчәк ата! Бу матур мизгелне чәчәкләр тотып рәсемгә төшү өчен генә түгел, ә шифалы төнәтмәләр ясау өчен дә файдаланып калырга кирәк.

Сез сирень чәчәкләрен җыярга онытмадыгызмы соң әле? Әлегә соң түгел. Хәер, күпләр аны бик исәпкә дә алып бетерми. Я булмаса, нәкъ чәчәк аткан чорында дару ясарга вакыты җитми - эх, быел да дару ясап өлгереп булмады, дип уфтанасы гына кала, шулай бит? Чөнки аны киптереп саклау хакында исә күпләрнең белмәве дә ихтимал. Дәвалану өчен сиреньнең чәчәге һәм яфрагы кулланыла. Аларның составында эфир мае, синигрин дигән феногликозид, фарнезол, минераль тозлар һ.б. биологик актив матдәләр бар.

Сирень чәчәген ата башлаган чорында, ә яфрагын җәйнең тәүге яртысында (коры көндә) әзерлиләр. Аларны күләгәдә һәм коры урында юка итеп җәеп, еш әйләндереп киптерәләр. Саклануы гадәттәгечә.

Халык медицинасында сирень чәчәгеннән (яки яфрагыннан) әзерләнгән төнәтмә бөер шешкәндә, бөердә һәм бөер лаканчыгында таш барлыкка килгәндә кулланыла. Дару түбәндәгечә әзерләнә:

1 аш кашыгы киптереп вакланган чәчәкне (яки яфракны) 1 стакан кайнар суга салып, өсте ябык килеш җылы урында 4 сәгать тотарга кирәк. Төнәтмәне көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 аш кашыгы эчәргә. Бу даруны бизгәк (малярия) авыруыннан да эчәргә киңәш ителә.

Сирень чәчәгеннән ясалган дару мае исә кул-аяклар сызлаганда уыну өчен киң кулланыла.

Аны болай әзерлиләр: 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 2 аш кашыгы ак май белән кушып яхшылап бутыйлар.

Буыннар сызлаганда одеколон яки аракыга салып төнәткән сирень чәчәген кулланалар. Спиртка салып ясалган ак сирень төнәтмәсе радикуллиттан интегүчеләргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш ак сирень һаваны яхшы чистарта шуңа күрә аны гадәттә шәһәрдә юл читләренә утырталар.

Ревматизмнан. Шешәнең өчтән бер өлешенә сирень чәчәге, калган өчтән беренә спирт салырга һәм кояшта тотарга. Көненә 10-15 тамчы эчәргә. Ревматизм, буыннарга тоз утыру, табан асты шпорасы булганда шешәгә кипкән сирень чәчәкләрен һәм 0,5 литр аракы салырга, 8-10 тәүлек тотарга. Көненә 2-3 тапкыр 30-40 тамчы эчәргә, шул ук вакытта авырткан урыннарга компресс ясарга.

Яңа җыйган чәчәкләрне шешәгә салып өстенә ярты литр аракы яки спирт салып 21 тәүлек караңгы урында тоткан төнәтмә дә буыннар сызлаганда кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев