Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Җиләкле эремчек коймагы

Йомшартылган атланмайга 2 аш кашыгы шикәр комы, һәм ванилин салып, күпергәнче туглагыз. Лимон кабыгын угычтан уыгыз. Шуңа тоз, йомырка, он һәм эремчек кушып болгатыгыз. Барысын бергә атланмай катнашмасына салып, камыр ясагыз. Камырны савытта бер 20 минут тотыгыз.

Юылган җиләкне (250г) изгәләп, боламык ясагыз. Аннары ванилин, лимон согы салып болгатыгыз. Сары майда 12 коймак пешерегез, өстенә шикәр комы сибегез.

Һәр тәлинкәгә 3әр коймак куегыз, һәрберсенең уртасына җиләк боламыгы салып чыгыгыз. Коймакны җиләк яки мелисса яфраклары белән бизәгез.

4 өлеш коймак өчен: 1 лимон, 1 аш кашыгы атланмай, 90 г шикәр комы, 1 йомырка, 2 кечкенә пакет ванилин, бер чеметем тоз, 75 г он, 250 г эремчек, эретелгән сары май, 500 г җиләк, 2 чәй кашыгы шикәр оны, мелисса яки җиләк яфрагы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев