Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

ИТ АШАМЫЙМ ДИСӘҢ...

«Мин ит ашамыйм!» — дип, алдына куйган ризыкны этеп куючылар әледән-әле очрап тора. Төшке яки кичке аш өчен ике казан асучы гаиләләр дә бар. Аңлашыла ки, мондый гаиләләр нинди дә булса уртак фикергә килгәнче, аларда шактый гына бәхәсләр куергандыр. Бер-береңә ит ашау яки ашамауның зарарлы яисә, киресенчә, файдалы икәнлеген исбатларга тырышып, аш өстәле янында күңелле генә узасы күпме кичләрнең яме киткәндер.

Әле менә туганнан туган сеңлем дә үзен ит ашамаучылар сафына теркәп куйган. Анасының борчылу-хафалануларын сөйләп бетерә торган түгел. Кызны тәмам «бозылып беткәнче» айнытып җибәрү өчен нинди генә дәлилләр китерелми. Иң көчле дәлил — үсә торган балага терлек аксымы, терлек итендә генә була торган аминокислоталар, протеиннар бик тә нык кирәк булуын һаман саен тукып торудан гыйбарәт. Ә мин аңа иттә була торган В12 витамины җитмәгәнгә күрә гел кашы тартышып тора торган күршемне күрсәтер идем. Вегетарианлык дигән шаукым кайдан килеп чыккан да, ул чыннан да файдалымы соң? Әллә терлек итеннән баш тартуда күбрәк әхлакый сәбәпләр өстен йөриме? 

Бу хакта белгәннәрен беркадәр уртаклашуын сорап, табиб-диетолог Гүзәл САФИУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.

Вегетарианлык – терлекләрдән алына торган ризык-ларны ашауны чикли яисә бөтенләй мөмкин түгел дип саный торган туклану системасы ул. «Вегета» сүзе үзе дә латинчадан үсемлек дип тәрҗемә ителә. Кешеләрнең зур күпчелеге ризыкның тегесен дә, монысын да ашый. Шулай да соңгы елларда вегетарианлык дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән, Россиядә дә һаман күбрәк тарафдарларын таба бара. Сораштырулардан беленгәнчә, вегетарианлыкны сайлаган кешеләрнең байтагы моны сәламәтлеккә тиенү, озын гомерле булу, һәртөрле авырулардан арыну чарасы итеп күрә. 

Тарихка күз салыйк. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, безнең ерак бабаларыбыз миллион еллар дәвамында катнаш ризык белән туенганнар. Хәтта ки, алар табынында ит шактый сирәк күренгән. Австралиянең төп халыкларының һәм Көньяк Африкада яшәүче кайбер кабиләләрнең тормышын өйрәнү алар ашаган ризыкның дүрттән бер өлеше генә итле икәнен ачыклады. 
Баксаң, чикләвек, җиләк-җимеш, ярма белән туена икән алар. 

Вегетарианлык иң әүвәле борынгы Грециядә яшәешкә үтеп керә. Пифагор, Порфирий, Диоген, Платон, Плутарх вегетариан булганнар. Бу илдә вегетарианлыкны хуплау өчен сәбәпләр байтак. Мәсәлән, Пифагор һәм аның яраннары, хайваннарның да кешеләрнеке кебек үк, җаны бар, һәм аларның җаны үлгәннән соң кешегә күчәргә, кешенеке исә хайван тәнендә терелергә мөмкин дип ышанганнар.

Платон үзенең «Республика» дигән трактатында вегетарианлыкны идеалдагы җәмгыять өчен идеаль диета дип сурәтли. Аның фикеренчә, сәламәтлек өчен үсемлек ризыкларыннан да кулае юк. Римлылар вегетарианлыкны греклардан күрмәкче отып алганнар. Урта гасырларда да монахлар тәннәрен азгынлыктан тыю өчен ит ашамаска тырышканнар. ХV гасырда яшәгән Леонардо да Винчи инанган вегетариан булган. Бүгенге көннәрдә тарала барган вегетарианлыкның тамырлары VIII–ХIХ гасырларга тоташа. Бездә аның иң билгеле мисалы – язучы Лев Толстой.
ХХ гасырда вегетарианлык тәмам көч туплый. 

1908 елда Вегетарианнар берлеге төзелә. Алар хәтта халыкара корылтайлар да үткәрәләр. Бу берлек бүгенгәчә эшләп килә. Хәзер вегетарианлыкның дистәләгән агымы гамәлдә. Берничәсен санап үтик. 

Веганнар. Болар ризыкка ит тә, сөт тә, балык та, йомырка да кертми. Алар терлекләрдән алынган бер генә әйберне дә ашау ягында түгел. Нәкъ менә вегетарианлыкның шушы агымы медицина һәм фән тарафыннан катгый тәнкыйтькә дучар ителә. Чынында да терлек ризыкларыннан тулысынча баш тарту еш кына авитаминозга, канда тимер кимүгә, иммунитет төшүгә китерә.
Лактоовегетарианнар. Болары сөт ризыкларыннан баш тартмаучылар.
Ововегетарианнар. Сөт ризыкларыннан йөз чөереп, күбрәк йомырка һәм яшелчә белән тукланучылар.
Лактоововегетарианнар. Болары инде, яшелчә белән бергә, сөт ризыкларын да, йомырка ашауны да хуплаучылар.
Шушы санаганнардан тыш, әле ярым-йорты вегетарианлыкта йөрүчеләр бар.

Теге яки бу диетаны сайлаган кешеләр, нинди дә булса туклануга өстенлек биргәндә, үзләрен нәрсәдән мәхрүм итүләрен аңласыннар иде. Организмга сәла-мәтлек өчен бик тә кирәкле байтак ризык керүдән туктый лабаса. Медиклар вегетарианлык хакында күп-тән уйланалар. Һәр кеше үзенә ашар ризыкны үзе сайларга хаклы анысы. Ләкин син сайлаганның һәм зарарын, һәм файдасын үлчәп карау кадәресе дә зарур бит әле.

Вегетарианлыкның нигезен тәшкил итә торган яшелчә-җимешләр иммунитетны ныгыта, үсемлекләр фитонцидларга бай. Вегетарианнар кан системасы авырулары белән сирәгрәк интегә, чөнки аларның канында терлек майлары белән керә торган начар холестерин азрак була. Үсемлек ризыкларының калориясе аз, димәк, симертми. Әмма иттән катгый баш тарткан очракта тимер азлыктан була торган анемия башлана. Организмга балык керми башласа, кешедә йөрәк-кан авырулары азып китәсен көт тә тор.

Үсемлектән, яшелчәдән әзерләнгән ризыклар аш кайнатуны тәртипкә салуга карамастан, артыкка китсә, аның да зыяны бар. Чөнки эчәклекне басып алган үсемлек җепселләре кеше организмының һәр тукымасын, һәр күзәнәген төзүдә катнаша гына түгел, бәлки, төп кирпеч булып тора торган аксымны үзләш-терүгә комачаулый. Өстәвенә, аксым җитешмәгәндә кешенең акылы да аксый башлый. Балалар табиблары нәниләр сәламәтлеге өчен вегетарианлык зыянлы дип саный. Бала буйга үсми, акыл үсеше дә калыша, төсе кача. Гомумән, табиблар вегетарианлыкны кайбер чирләрдән арыну өчен 
файдалы, әмма вакытлы чара дигән карашта тора. Чөнки үсә торган организм өчен кирәкле В2, В12, Д витаминнары, шулай ук тимер, тутыя (цинк) җитешмәү үзен сиздерәчәк. Вегетариан балаларның физик үсеше яшьтәшләренекеннән нык калыша, аларның организмы йогышлы чирләргә тиз бирешә, азканлылык күзәтелә, чөнки организм формалашуын фәкать 30 яшьтә генә төгәлли. Шул вакытка кадәр кеше күп күләмдә терлек аксымына, минераль элементларга, витаминнарга, углеводларга мохтаҗ. Шулар җитешмәгәндә, кеше сүлпән, үшән була. 

Вегетарианлыкның минуслары болар белән генә дә бетми. Бу минуслар бигрәк тә үсемлек ашап кына яшәүче вегетарианнар өчен аеруча актуаль. Ә бит туклыклы матдәләр җитмәгәндә яңа авырулар килеп чыгасын көт тә тор. Мондый диета балалар һәм йөкле хатыннар өчен түгел дә түгел инде. Атеросклероздан, кан басымыннан, диабеттан котылам, дип, кысыр ашка калганда да өстәмә рәвештә витаминнар кабул итәргә оныта күрмәгез.
Хәлбуки, теге яки бу кеше вегетарианлыкның берәр төре белән мавыга икән, аларга кайбер киңәшләрне бирми ярамас. Вегетарианнар өчен иң «нечкә» урын – В12 витамины җитешмәү. Үсемлекләрдә андый витамин юк. Шушы витамин җитмәгәндә бик җитди теңкә (нерв) авырулары килеп чыга! Берүк бу хакта онытмагыз.

Аксым. Үсемлек аксымы терлек аксымыннан бик нык калыша. Хәтта соя аксымы да бу җәһәттән иткә көндәш була алмый. Аксым «төзү материалы» гына түгел, аннан башка гормоннар, ферментлар да ясалмый.
Тагын бер минус. Вегетариан организмына кальций, йод, Д витамины һәм тутыя җитешми.

Балык ашамаган кешегә дә байтак мөһим витаминнар, җиңел майлар, минераллар, омега-3 кислоталары керми. Алар да үсемлек ризыкларында юк. Йөрәк-кан системасы авырулары азып китүгә, катаракта килеп чыгуга балык ашамау сәбәпче дигән фикер бар.
Вегетарианлык арык, операция­дән соң тернәкләнеп кенә килүче кеше­ләр өчен дә зыянлы. Көмәнле хатыннарга киңәш ителмәвен әйткән идек инде. Бу җәһәттән, кайбер җиләк-җимешләрнең, яшелчәләрнең балада аллергия китереп чыгару ихтималын да искәртик. 

Веганлык кайбер кызларның күреме (менструациясе) бозылуга, аннары балага узмауга китерергә мөмкин. 
Тискәресен санагач, уңаен яшереп калдыру дөрес булмас. Өлешчә вегетарианлык өлкән яшьтәге кешеләргә әйбәт кенә. Ябыгасы килгән кешеләр дә нәтиҗәсен күрер. Ләкин бу ябыгу мускул тукымасын югалту исәбенә барыр. Дини-әхлакый принципларга нигезләнеп, вегетарианлыкны сайлаган кешеләр, иттән баш тартканда да, балыктан, сөттән, йомыркадан үзлә-рен мәхрүм итмәсеннәр иде. Кузаклы үсемлекләр (фасоль, борчак, ясмык), чикләвек, солы күбрәк ашарга тырышыгыз. Канда – тимер, сөяктә кальций микъдарын үлчәтеп торыгыз. Вегетарианнарның чәче бик иртә агара.

Организмда тирозин аксымы һәм бакыр җитмәгәннән шулай була икән ул. Ә алар терлек аксымында гына бар. Белеп төзелгән вегетарианлык диетасы шактый мәшәкатьле. Теге яки бу ризыкта төрле матдәләрнең микъдарын, чамасын белүне таләп итә торган мондый диета өлкәннәр өчен кулайрак. Яман шеш, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә, шул рәвешле гомерне озайта торган диета ул. Чиста итеп, зәвыклы итеп әзерләнгән кысыр аш та күңелгә дә, тәнгә дә ятышлы, сихәтле була. Өстәл янында матур итеп әңгәмә кору әйбәт. Ызгышмагыз, телевизор белән мавыкмагыз, газета укып утырмагыз. Бер ашаганда төрле-төрле ризыкны буташтырмау кадәресе дә хәерле. Ярмаларны яшелчә, катык белән, сөтне әчетеп әзерләнгән ризыкларны ярма һәм яшелчә белән ашарга яраса да, тазә (свежий) сөтне яшелчәләр белән дә, фасоль – борчак ише кузаклылар белән дә, әче җимешләр белән дә ашау килешмәс. Яшелчәләрне татлы җимешләр белән аралаштыру да дөрес түгел. Ашыкмый гына ашагыз. Безнең бәдәнгә дәрман күп итеп ашаганнан түгел, бәлки, ризыкның никадәр яхшы үзләштерелүен-нән киләдер. 

Вегетарианлыкны хуплаучы диетологлар еш кына ит ашау күзәнәкләр картаюга китерә, ә яшелче­ләрдә, киресенчә, картаюдан саклаучы антиоксидантлар бар, диләр... Чыннан да, итне күп ашаганда канның әчелеге бераз арта. Ләкин күзәнәкләрне нәкъ шушы нәрсә картайта дигәнгә дәлилләр юк.
Дәвалау гамәлиятендә катгый вегетариан диеталары бөтенләй диярлек каралмаган. Ә менә ризыктан мәхрүм көннәр, ягъни бушану көннәре рөхсәт ителә. Лактоововегетариан диетасын медиклар еш кына атеросклерозны, кан басымы чирен, йөрәк ишемиясен, бөер авыруларын, артритларны дәвалаган чагында үзләре дә тәкъдим итә.

Өч-биш көнлек бушану диеталары бар:
Алма диетасы – 1,5 кг чи яки пешерелгән (мичкә тәгәрәткән) алма;
 кыяр диетасы – 1,5 кг тазә кыяр; 
 дөге-компот диетасы – 75 г дөге һәм 800 г алма; 
 карбыз – кабыгы әрчелгән 1,5 кг карбыз; 
 сөт диетасы – 1,2 литр өсте алынган сөт; 
 кефир диетасы – 1,2 литр майсыз кефир; 
 бәрәңге – 1,5 кг тозсыз, мичкә тәгәрәткән бәрәңге; 
 банан – 1,5 кг кабыксыз банан. 

Җаныгыз теләгәнен сайлагыз, ләкин, мондый «уразаны» атнаның бер-ике көнендә генә тота аласыз. 
Әле тагын төрле авырулардан дәвалау өчен максатчан диеталар бар. Әйтик, магнийлы диета, калийлы диета. Магнийлы диета кан басымын дәвалау өчен ярый. Бу диета магнийга бай ризыклардан төзелә. Соя, ак фасоль, гөлҗимеш, карабодай һәм тары ярмасы, бодай көрпәсе, кишер, чикләвекләр магнийга бай.

Шуны да искәртеп үтик: аксымга бай ризыклар рәтендә ит һәм сөт ризыклары гына түгел, ә борчак, фасоль, ясмык та бар.
Онытмагыз: табиб-диетологлар, иң әйбәт диета – бөтен төр ризыкларны да чамасын белеп ашау ул, дип юкка гына әйтмиләр. 

Киңәш:

Кеше көнгә никадәр азрак ашаса, аның организмында матдәләр алмашы да  шуның кадәр үк акрыная. Димәк, гәүдәнең артык авырлыгы да акрын кими. Протеинга бай ризыклар организмда метаболизм процессын тизләтә. Протеиннар мускул массасын сакларга булыша, матдә­ләр алмашы да тизрәк бара. Шулай ук рационга йодка бай балык, диңгез ризыклары кертү да файдалы булыр.
Май, ясалма химик матдәләр, чамасыз кулланган тоз организмда суны тоткарлый һәм тире астындагы майлы күзәнәкләрдә зыянлы үзгә-решләр китереп чыгара. Ябыгасыгыз һәм целлюлиттан котыласыгыз килсә, күрем башланырга 5 көн кала зарар-лы ризыклар ашаудан туктагыз. 
Бу көннәрдә организмда барган гормональ үз­гәрешләр ул ризыкларның тәэсирен шактый көчәйтә.

Идеаль авырлык формуласында (гадәттә, ул кешенең гәүдә авырлыгын озынлыгына бүлеп чыгарыла) сөяк авырлыгы да, нәселдән килгән гәүдә төзелеше дә исәпләнергә тиеш. Аннан тыш, бала тапкан саен, идеаль авыр­­лыкка берәр килограмм куша барыгыз. Артык авырлыктан котылыр-га теләү­челәр өчен иң кирәге – ихтыяр көче. Нәкъ менә түземлек кимегәндә без диетаны бозабыз.

ЧЫГАНАК: http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/zdorovie/?id=412

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев