Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Иттән рагу

Моның өчен 400 грамм сөяксез ит, 2 болгар борычы, 3 кишер, 3 баш суган, 2 данә помидор, үсемлек мае, паприка, тоз, төелгән кара борыч кирәк.

Итне зур кисәкләргә турарга. Үсемлек маенда әзер булганчы кыздырырга.

Болгар борычын, суганны, кишерне чистартырга, шуннан соң аларны шакмаклап зур кисәкләргә турарга. Пешеп җиткән ит өстенә яшелчәләрне салырга да кабат кыздырырга. Алар кызып җиткәндә туралган суган салырга. Суган әзер булгач, яшелчәләр янына туралган помидор өстәргә. Төрле тәмләткечләр сибеп, пешеп җиткәнче тотарга. Рагуга су өстәргә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев