Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кабак белән апельсиннан сок рецепты

Әлеге оригиналь рецепт белән аш-су блогеры Мәрьям Миңнегулова уртаклаша.

5 килограмм әрчеп туралган кабак өстенә 11 литр салкын су салабыз һәм кайнатырга куябыз. 

6 апельсинны чистартып-турап кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткән суга салабыз (автор 1 апельсин кабыгын да салам ди). 

Кабак белән апельсин изелеп пешәргә тиеш. 

«Икенче кастрюлгә сөзә барабыз, төбендә калган мякотьне блендер белән издертеп алдым, сөзеп бетердем», дип яза автор.

Шушы массага барлыгы 1200 песок, 2 аш кашыгы лимон кислотасы салып кайнатырга куябыз, кайнап чыккач тагын 5 минут кайнатабыз. Өстенә чыккан күбекләрне җыясы.

Ахырдан стериль банкаларга тутырып, капкач белән ябып куясы. 
Чыгышы: 15 литр

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев