Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кара җимешле салат

Ял көннәрендә менә шундый тәмле салат ясап алырга мөмкин. Җиңел һәм тәмле килеп чыга.

Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм пешкән тавык түше, 5 пешкән йомырка, 2 кыяр, 100 грамм сыр, 200 грамм кара җимеш, 100 грамм чикләвек, майонез яки каймак, тәменчә тоз һәм кара борыч.

Әзерләү ысулы:

Салат катламлап ясала, һәр катламга майонез сылап барабыз. Майонезга шундый ук күләмдә каймак кушарга мөмкин. Теләсәгез, әлеге соуска сарымсак та өстәргә була. Тавык түшен һәм йомырканы пешереп, суытырга куябыз. Беренче кат — вак итеп туралган тавык түшкәсе. Ит өстенә икенче кат итеп вак угычтан чыгарылган пешкән йомырка җәябез. Аннан соң — эре угычтан чыгарылган кыяр. Әгәр кыяр бик сусыл булса, аның суын сыгып алу яхшырак. Кыяр өстенә туралган кара җимеш, аның өстенә вакланган яки вак угычтан чыгарылган чикләвек сибәргә кирәк. Соңгы катлам — сыр. Салат әзер! Бераз торгач, табынга куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев