Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кефирлы тавык

Моның өчен кефир, тавык ботлары, бәрәңге, тәмләткечләр, тоз, сарымсак, помидор кирәк.

Беренче чиратта маринад әзерлибез. Сарымсакны вак итеп турап, аны кефирга өстибез, тәменчә тоз, борыч, башка тәмләткечләр салабыз. Тавык ботларын шушы әзер маринадка салып 20-25 минут тотабыз. Бу вакытта бәрәңгене чистартабыз, түгәрәкләп турыйбыз. Әзер бәрәңгене табага салабыз, өстенә бераз зәйтүн мае, тоз, борыч, тәмләткеч сибәбез. Бәрәңге өстенә тавык ботларын тезәбез һәм калган маринад белән каплыйбыз.

Сарымсак тырнакларын пычак белән бераз изеп шунда ук салырга ярый. Помидорны дүрткә бүлеп бәрәңге өстенә салабыз. Мичтә 200 градус кызулыкта 40 минут пешерәбез.

Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев