Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кекс

150 г атланмай яки маргарин, 150 г шикәр комы, 4 йомырка, 30 г мәк, 50 г чикләвек, 50 г шоколад, 2 чәй кашыгы камыр кабарткыч яки сүндерелгән сода, 250-300 г он.

Шоколадны шакмаклап турарга. Чикләвекне вакларга. Майны шикәр комы белән болгатырга. Йомырка салып, яхшылап тугларга. Камыр кабарткыч, он салып, куе булмаган камыр ясарга. Камырны 3 өлешкә бүләргә. Бер өлешенә чикләвек салып болгатырга. Икенчесенә шоколад өстәргә. Өченчесен исә мәк белән болгатырга. Кекс савытын майлап, башта чикләвекле камыр, аннан шоколадлысын, иң өскә мәклесен салырга. Кайнар духовкага куеп, бер сәгать чамасы пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев