Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кишерле манник

Бу манникны әзерләве дә гади, балалар да яратып ашый

Кирәк:

2 йомырка

1 стакан шикәр комы

Бер чеметем тоз

1 стакан кефир

1 стакан он

1 стакан манный ярмасы

1/2 чәй кашыгы сода

1 уртача зурлыкта кишер

Әзерләү:

Кефирны шикәр комы, тоз һәм манный ярмасы кушып яхшылап болгатырга һәм манный ярмасы бүртсен өчен 20-30 минутка калдырырга.

Манный ярмасы бүрткәннән соң бу катнашмага йомырка, вак угыч аша чыгарылган кишер, он һәм сода кушып болгатырга.

Барлыкка килгән камырны майлы табага салырга һәм 180 градуска кадәр кыздырылган духовкага куеп 30-35 минут пешереп алырга.

Әзер манник өстенә шикәр пудрасы яки какао сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев