Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Куян түшкәсе

Куян түшкәсен кисәкләргә ваклап тоз, борыч сибәбез, әзер гәрчич сылыйбыз. Шул рәвешле бераз вакыт тотабыз.

Аннан тирән табага итне тезеп салабыз һәм өстенә каймак-гәрчич катнашмасы сибәбез. Моның өчен 200 г сөт өсте, 2 аш кашыгы әзер гәрчич кирәк. Аннан табада кыздырып алынган суган, кишер салабыз (кишерне саламлап турарга). Табаны духовкага куябыз.

Гәрчич сылап пешерелгән куян ите хуш исле, йомшак була, тәмен дә югалтмый, әзерләү өчен дә вакыт күп кирәкми.

Икенче түшкәне иң элек маринадлыйбыз. Моның өчен 3-4 аш кашыгы үсемлек мае алына, аңа берничә данә төелмәгән кара борыч сытып өстибез, алма серкәсе кушабыз. Кул астында булса вакланган ак тамыр кулланабыз.

Куян түшкәсен шул маринадта 1-2 сәгать тотабыз. Ике өлеш үсемлек мае һәм бер өлеш ак май алып, шул составка кишер һәм суган кушабыз, аннан куян түшкәсен шуның өстенә (мендәргә) салабыз, аннан ак соус өстибез (ул сөт өсте ярдәмендә ясала, соусны һәркем үзе теләгәнчә ясый ала). Әзер түшкәне әкрен утта өстен ябып пешерәбез. Әзер булыр алдыннан тоз белән уылган сарымсак өстибез. Ул иткә тәмле, хуш ис өсти. Өстәлгә биргәндә аларны үз фантазиягездән чыгып бизәргә мөмкин. Икенче түшкәне өстәлгә биргәндә савыттагы соусны сибәргә онытмагыз. Өстенә кишердән розалар ясап куярга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев