Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кышка кореяча кабачки

Чыгышы: 0,5 литрлы 4 банка

Ингредиентлар: 
3 уртача зурлыктагы ташкабак (1,8-2 кг)
5 уртача кишер (якынча 1,5 кг)
3 уртача суган
3 тырнак сарымсак
1,5 аш кашыгы тоз
1 аш кашыгы шикәр комы
Кореяча кишер өчен кибет тәмләткече — 1 аш кашыгы (15 гр)
Үсемлек мае — 100 мл
9 % уксус — 50-70 мл
Яратучылар ачы борыч өсти ала.

Әзерләү:
Яшелчәләрне чистартабыз, кореяча кишер өчен угычтан чыгарабыз. Ташкабакның орлыкларын алырга.

Суганны ярымбоҗралап юка итеп турыйбыз, сарымсакны угыч аша чыгарырга да, юка итеп турарга да була. Барысын бергә кушабыз һәм болгатабыз. 

Тәмләткечләрне кушабыз, үсемлек мае һәм уксус өстибез.

Барысын яхшылап болгатканнан соң каплап бер сәгать ял иттерәбез. Бу вакыт эчендә яшелчәләрнең суы чыга.

Бу вакытта банкаларны юабыз, стерильләштерәбез.

Чиста банкаларга салатны тыгызлап тутырабыз, чыккан суны да салып бетерәбез, банкаларны капкач белән ябабыз. 

Кәстрүлгә чиста чүпрәк яки тастымал салып, шунда банкаларны куябыз һәм өстенә су салабыз. Банкалар бер-берсенә тиеп тормасын. Кайнап чыкканнан соң тагын 10 минут стерильләштерәбез. Ахырдан коры өстәлгә алып куябыз, капкач белән ябабыз һәм астын өскә китереп иртәнгә кадәр өстен калып әйбер белән каплап куябыз. Банкаларны салкынча караңгы урында саклыйсы.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев