Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Мичтә пешкән чөгендер салаты

Кирәк: Уртача зурлыктагы ике чөгендер, чистартылган 5 әстерхан чикләвеге, ярты әфлисун согы, 1 чәй кашыгы уылган әфлисун кабыгы, 1 аш кашыгы сыек май (зәйтүн мае булса әйбәтрәк), 1 чәй кашыгы дижон горчицасы ("дижонская горчица" - тәме гадәтиенекеннән татлырак), 1 чәй кашыгы бал, тәменә карап тоз.

Әзерләү:

Чөгендерне юып, корытып сөрткәннән соң, азык-төлек фольгасына төрәбез. Газ мичендә 1 сәгать чамасы (йомшарганчы) пешерәбез. Шуннан, суытып, эре угыч аша уабыз. Угыч белән әфлисунның кабыгын уып төшерәбез, согын сыгабыз. Әфлисун согына уылган кабыгын, сыек май, бал, горчица һәм тоз салып, чәнечке белән яхшылап болгатабыз. Чөгендергә (угыч аша уып) килеп чыккан шушы катнашманы кушып болгатабыз һәм өстенә әстерхан чикләвеге (ваклап) сибәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев