Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Мумие

Мумиены ничек кенә атап йөртмиләр: тау бәлзәме, тау тире, тау каны, таш келәе һ.б. Кайбер галимнәр мумие - геологик токым, ул тау ташлары җимерелгән урыннарда барлыкка килә, диләр. Заманча медицинада да әле хәзер дә мумиеның нәрсә икәнен төгәл генә аңлатып бирә алмыйлар. Әмма шуңа да карамастан, аның файдалы үзлекләре кимеми.

Мумиеның дәвалау үзлекләре турында үз чорында Әбүгалисина бик күп язып калдырган. Көнчыгыш кулъязмаларыннан күренгәнчә, мумие кеше организмына, бигрәк тә йөрәккә көч бирә. Аның ярдәмендә агуланулардан, төрле агулы бөҗәк тешләү очракларында дәваланырга мөмкин. Мумие ярдәмендә сынган сөякнең ялгану процессы тизләнә.

Һиндстанда, мисал өчен, мумие ярдәмендә астма, туберкулез, хроник бронхит, сидек-таш авыруларын, тәндәге паразитар чирләрне дәвалыйлар. Шулай ук шикәр чирен дәвалауда да ул бик нәтиҗәле санала.

Даруханәләрдә мумиене төрле формада: дару төймәсе рәвешендә дә, катырылган кисәк рәвешендә дә саталар. Эчке органнарга зыян килгәндә, һәм шулай ук организмны тулаем савыктырырга теләгәндә препаратны эчәләр. Моның өчен аның бер өлешен су белән йотып җибәрергә, йә булмаса суда эретеп эчәргә була. Иң яхшысы: мумиены сөттә яисә баллы суда эретергә киңәш ителә.

Мумиены эчкә кабул иткәндә, моны ач карынга эшләргә кирәк. Бер дозаның күләме - 0,2 грамм. Иң яхшысы - иртәнге ашка кадәр, ә кичке аштан соң берничә сәгать үткәч эчсәң яхшы.

Шулай ук мумиены тышкы яктан да кулланырга мөмкин. Ул төрле шешләрне бетерергә, тәндәге яраларны, җөйләрне төзәтергә булыша. Моның өчен көненә 2-3 тапкыр мазь формасында сөртергә киңәш ителә. Аның өчен мумие кисәген теләсә нинди балалар кремында эретергә һәм яхшылап болгатырга, хасил булган катнашманы мазь итеп кулланырга кушалар. Косметология өлкәсендә мумиены шулай ук кремнарга һәм шампуньнарга кушарга була. Ул чәчне, бит тиресен яхшырта.

Шунысын истән чыгармаска кирәк: мумиены 12 көн дәвамында гына эчәргә ярый. Шуннан соң 1 ай ял итәргә киңәш ителә.

vatantat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев