Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Мун­ча­га ба­ра­быз

Өй шарт­ла­рын­да юы­ну­ның җай­лы бу­луы ту­рын­да күп­ме ге­нә сөй­лә­сәң дә, шә­һәр ке­ше­се мун­ча­дан бер­кай­чан да баш тарт­ма­я­чак.

Мун­ча­га бит юы­ныр өчен ге­нә тү­гел, җа­ның һәм тә­нең бе­лән ял итәр өчен ба­ра­сың. Ала­бу­га­да хә­зер мун­ча­ны те­лә­гең һәм ке­сәң­дә бул­ган ак­ча­ңа ка­рап төр­ле­сен сай­лар­га бу­ла. Тө­рек­чә, фин­ча, бас­сейн­лы, сау­на­лы, ка­фе­лы, хәт­та чәч­та­раш­лы­сы да бар бе­знең шә­һәр­дә. Бә­хет­кә кар­шы, алар ара­сын­да ха­лык­чан, үтем­ле бә­я­ле мун­ча­лар да юк тү­гел. Ан­да ни­ба­ры 95 сум­га ба­рып кай­тыр­га мөм­кин. Пен­си­о­нер­лар өчен бу бәя 75 сум тәш­кил итә. Ат­на­га бер тап­кыр (ул со­ци­аль көн дип ата­ла) 50 сум­га юы­нып чы­гар­га бу­ла. Шәх­си мун­ча һәм люкс класс­лы но­мер кыйм­мәт­кә­рәк тө­шә­чәк. Бас­сейн­сыз сау­на сә­га­те­нә 300-500 сум то­ра, бас­сейн­лы­сы - сә­га­те­нә 450-600 сум. Әле­ге хез­мәт дүрт ке­ше­гә исәп­лән­гән.

Мун­ча­ның ае­рыл­гы­сыз ат­ри­бу­ты - се­бер­ке­не (ка­ен, пих­та, имән­нән ясал­га­ны) 100-350 сум­га, кул­дан 50-100 сум­га алыр­га мөм­кин.

Бил­ге­ләп үтик, Яр Чал­лы­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, Ала­бу­га­да мун­ча хез­мәт­лә­ре­нә бә­я­ләр Яңа ел­дан соң да шул ук ка­ла­чак.

А. Гәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев