Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

“Орхидея” салаты

Яңа ел табынына салат рецептлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу салат табынны ямьләп, бизәп торачак. Тәме дә кунакларны битараф калдырмас, дип уйлыйбыз.

Ингредиентлар:

200 г ветчина

100 г тозлы гөмбә

50 г бәрәңге чипсысы

2 пешкән йомырка

100 г корейча кишер

150 г уылган каты сыр

майонез

бизәү өчен чипсы һәм йомырка сарысы.

Әзерләү:

Гөмбә һәм ветчинаны саламлап турарга, йомырканы эре угычтан чыгарырга, корейча кишерне кыскарак итеп кисәргә. Салатны катлап салырга: кишер, гөмбә, вакланган чипсы, ветчина, сыр һәм йомырка. Һәр катламны (иң өске катламны да) майонез белән сыларга. Чипсы һәм вак угычтан чыгарылган йомырка сарысыннан чәчәк ясап салатны бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев