Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Помидорны ничек сакларга?

Төннәр салкынайта башлау белән күпләребез помидор уңышын җыеп бетерде. Соңрак җыйганнары ни өчендер черүчән була. Аларны ничек сакларга соң?

Помидорларны саклау өчен берничә киңәшне истә тотарга кирәк. Аларны аз-азлап йөртү кулай санала.

Бер чиләк кайнар су алып, (60 градуслы) помидорларны 2 минут чамасы суда тотабыз һәм һәрберсен йомшак чүпрәк белән сөртеп кояшта киптерәбез. Аннан соң кечкенә тартмаларга тутырып куябыз. Томатларны ике-өч кат итеп тартмаларга тутырабыз. Яшелләре янына берничә пешкәнен салабыз. шулай иткәндә, алар тизрәк өлгерә.

Дөрес итеп саклаганда, үзең үстергән помидорларны декабрь аена кадәр сакларга була. Яшел помидорларның һәркайсын кәгазьгә төреп, агач яки катыргы тартмаларга тезәбез (җимеш сабагын өскә каратырга кирәк).

Катламнар арасына пычкы чүбе сибәргә була. Катламнар санын өчтән арттырмаска тырышыгыз. Помидорларны коры, әмма салкынча урында саклыйбыз. Моның өчен иң әйбәте - коры баз. Саклаганда помидорларның ярылган урыннарына эре тоз сибәргә кирәк, шулай иткәндә алар черемәячәк.

Кызарган помидорларны вакытында алып бару зарур. Шулай итмәгәндә башкалары да тиз өлгереп бетәчәк.

Баз юк икән, помидорны банкаларда сакларга була. Моның өчен аз гына кызара башлаган, юып киптерелгән помидорларны өч литрлы банкага тутырабыз. Банкага ике аш кашыгы спирт салып, спиртны яндырабыз. Банканы кулга алып берничә тапкыр селкеткәләгәннән соң, стерильләштерелгән капкач белән тиз генә ябып куябыз. Болай эшләгәндә помидорлар өлгереп, банкада өч-дүрт ай дәвамында сакланачак.

Бәләк-бәләк кыяр...

Зур үскән кыярларны ни эшләтергә белми аптыраганда аларны кыздырырга була. Кабыгыннан чистартып, турап, кызган табага салыгыз да шуңа башлы суган һәм угычтан чыгарылган кишер өстәгез. Бу ризыкны салат итеп тә, дөге яки пешкән кәбестәгә салып та ашарга була.

Укроп сабагын ташламагыз

Аларны 15-20 сантиметр итеп турап, коры җиләс урында киптерегез дә кәгазьгә төреп яки тартмага салып куегыз. Укроп сабаклары ашка салу өчен бик уңайлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев