Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Үсентеләр турында

Грунтка утырту өчен яшелчә орлыкларын кайчан чәчәргә һәм аларны алдан эшкәртергә кирәкме-юкмы икәнлеген белү мөһим.

Томат орлыкларын үсемлекләрне ачык грунтка утыртканчы 50-60 көн алдан чәчәргә кирәк, борычны – 70, баклажанны – 80, кыярны – 30 көн алдан. Яктылык җитмәсә, үсемлекләр сузылып үсә башлый, авырый һәм уңышны да соңрак бирә. Чәчү алдыннан орлыкларны 1 процентлы (100 грамм суга 1 грамм) калий перманганаты эретмәсендә 20 минут дәвамында эшкәртү җитә, аннары орлыкларны, суны 2-3 мәртәбә алыштырып, яхшылап юарга кирәк.

 

Орлыклар чәчелгән тартмаларны кая куярга?

Башта тартмалардагы грунтка су сибәргә, ә су сеңгәч, орлыкларны салып чыгарга һәм аларны уртача дымлы грунт белән күмәргә кирәк. Гадәттә, аннары тартмаларны шунда ук тәрәзә төбенә куялар, әмма бу хата: тәрәзәдән гел салкын һава килеп тора. Томатлар мондый шартларда, бәлки, үсәр дә (тоткарлык белән), ә менә борычлар һәм баклажаннар, мөгаен, череп бетәр. Шуңа күрә, орлыкларны чәчкәннән соң, тартманы җылы урынга куярга кирәк. Иң яхшы температура – 25-27 градус. Тәрәзә төбенә үсентеләрне орлыкларның яртысыннан артыграгы шытып чыккач куегыз.

 

Ә хәзер грунт турында. Үсентеләр өчен сатып алынганы туры килерме?

Грунтның оптималь составы: бакча җире, черемә, ком (1:1:1). Орлыкларны сатып алынган грунтка чәчү ышанычлы түгел. Кагыйдә буларак, бу югары кислоталылыклы чиста торф, ә күпчелек үсемлекләр нейтраль яки түбән кислоталылыклы туфракны ярата. Шуңа күрә грунтны нейтральләштерергә кирәк, моның өчен бер чиләк торфны бер литр агач көле белән кушып, яхшылап болгатырга, шушыларны эшләгәч, 3-4 көннән соң гына орлыкларны чәчәргә мөмкин, югыйсә, ачы мохиттә орлыкларның үлүе ихтимал.

 

Нинди сорт аеруча нәтиҗәле?

Гибрид сортларны киңәш итмәс идек, аларның тәме дә бик яхшы түгел. Уңдырышлылыгына, зурлыгына, тәменә игътибар итәргә кирәк.

Томатларның “Гигант Черноморский”, “Чудо земли” (алсу төстә), “Оранжевый гигант” һәм “Голден санрей” (кызгылт сары), “Король Сибири” (сары), “Лимонные”, “Король гигантов” һәм “Гигант Суханова” (кызыл) сортлары яхшы уңыш бирәчәк. Ә эшкәртү өчен иң яхшылары – тәбәнәк булып үсә торган “Волгарь”, “Биф” томатлары.

Борычлардан иң уңдырышлысы  – уртача өлгерешле “Оранжевый гигант” сорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев