Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сумса

Әлеге рецепт буенча пешерелгән сумса тәмле дә, туклыклы да була. Пешерүе дә бик җиңел.

Камыр ясыйбыз:

1,5 чәй кашыгы коры чүпрә;

600 г он;

бер аш кашыгы шикәр комы;

ярты чәй кашыгы тоз;

300 мл сөт;

ике йомырка.

Камырны басабыз һәм сәгать ярымга кабартырга куябыз.

Эчлек әзерләү:

600 г фарш;

ике-өч баш суган;

яшел тәмләткечләр;

тоз;

борыч.

Эш барышы:

Камырны җәеп, өстенә көнбагыш яки акмай сөртәбез. Төрәбез һәм өлешләргә кисәбез. Һәр өлешне җәябез һәм берәр аш кашыгы эчлек салабыз. Сумсаны өчпочмак формасында ясыйбыз - кырыйларын чеметеп, әйләндереп куябыз. Кабартып алабыз. Өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм 15-20 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев