Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сырлы конвертлар

Якыннарыгызны туклыклы һәм җиңел әзерләнә торган тәмле конвертлар белән сыйларга тәкъдим итәбез. 

Кирәк:
Ләвәш 
Каймак — 2-3 аш калагы
Йомырка — 4
Сыр — 100 грамм
Яшел тәмләткечләр
Тоз, борыч 

Әзерләү:

Өч пешкән йомырканы, сырны эре угычтан чыгарырга, туралган яшел тәмләткечләр, тоз, борыч өстәргә. Барысын бергә өч калак сметана кушып яхшылап болгатырга. 

Ләвәшне порцияләргә бүләргә. Соңыннан һәрберсе уртасына эчлекне салып, конверт формасында төрергә.

Аерым савытта бер йомырканы туглыйбыз һәм ләвәштән ясалган конвертларны шунда манчып алабыз.

Җиңелчә майланган табага ләвәшләрне тезәбез һәм уртача утта ике ягыннан да кыздырып алабыз. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев