Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тавык белән күрәгәдән салат

Хуҗабикәләргә тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар:
300 грамм тавык филесы
1 банка кукуруз
200 грамм каты сыр
150 грамм күрәгә
100 миллилитр майонез
1 чәй кашыгы карри тәмләткече
бизәү өчен әстерхан чикләвеге
Әзерләү ысулы:
1. Тавык итен пешереп, вак итеп, шакмаклап турыйбыз.
2. Кукурузның суын саркытабыз.
3. Сырны вак угычтан чыгарабыз.
4. Күрәгәне саламлап турыйбыз.
5. Соус өчен майонез белән каррины кушып болгатабыз.
6. Салатны катламлап ясыйбыз: 1 кат — тавык ите; 2 кат — кукуруз; 3 кат — сыр; 4 кат — күрәгә. Һәр кат саен соус сөртәбез.
7. Әзер салатны әстерхан чикләвеге белән бизибез.
Тәмле булсын!

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев